Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Бер көнлек” фирмалар эшчәнлегенә – киртә

    Рос­сия икъ­ти­са­дын­да мондый фир­ма­лар ин­де шак­тый ел­лар­ яшәп килә. Алар­га кар­шы көрәш алым­на­ры да ел­дан-ел ка­милләшә. Мон­дый фир­ма­лар­га кар­шы за­кон­ча­лык ту­ды­ру ини­ци­а­ти­ва­сы белән 2010 ел­ның кө­зендә Дмит­рий Мед­ве­дев та чык­ты. Ул биз­нес­та әле­ге төр фир­ма­лар­ны ту­ды­ру­да кат­на­шу­чы­лар­ны гы­на тү­гел, ә алар­ны рәс­миләш­терүгә бер­ни уй­ла­мый­ча яки белә то­рып до­ку­мент­лар бирү­челәр­не дә...

    Рос­сия икъ­ти­са­дын­да мондый фир­ма­лар ин­де шак­тый ел­лар­ яшәп килә. Алар­га кар­шы көрәш алым­на­ры да ел­дан-ел ка­милләшә. Мон­дый фир­ма­лар­га кар­шы за­кон­ча­лык ту­ды­ру ини­ци­а­ти­ва­сы белән 2010 ел­ның кө­зендә Дмит­рий Мед­ве­дев та чык­ты. Ул биз­нес­та әле­ге төр фир­ма­лар­ны ту­ды­ру­да кат­на­шу­чы­лар­ны гы­на тү­гел, ә алар­ны рәс­миләш­терүгә бер­ни уй­ла­мый­ча яки белә то­рып до­ку­мент­лар бирү­челәр­не дә җә­за­га тар­ту­чы кат­гый за­кон бул­ды­ру тәкъ­ди­мен керт­те.
    "Бер көн­лек фир­ма­лар" ас­тын­да факт­та мөстә­кыйль­леккә ия бул­ма­ган, эшмәкәр­лек алып ба­рыр­га ни­ятләмәгән, ә ба­ры тик са­лым түләүдән ка­чу һәм явыз уй­дан гына эш итү­че юри­дик зат яше­ренә. Мон­дый фир­ма­лар гадәттә пас­порт­ла­рын югалт­кан ке­шеләр исе­менә рәс­миләш­те­релә. Алар үзлә­ре­нең нин­ди дә бул­са ком­па­ния ху­җа­сы бу­лу­ын ба­шы­на ки­терми. Мо­шен­ник­лар­ның аз гы­на ак­ча төр­теп, бу фир­ма­лар­ны сту­дент­лар, пен­си­о­нер­лар, я бул­ма­са сәрхүшләр исе­менә яз­ды­ру оч­рак­ла­ры да аз тү­гел.
    Рос­сия Пре­зи­ден­ты бул­ган чо­рын­да - 2011 ел­ның гыйн­ва­рын­да Дмит­рий Мед­ве­дев әле­ге нәүбәттән бо­лай дигән иде: "Бер көн­лек фир­ма­лар элегрәк средст­во­лар­ны ак­ча­га әйлән­дерү өчен генә ту­ды­рыл­са, хә­зер исә алар чи­нов­ник­лар­га ак­ча ка­на­лы бу­лып то­ра. Әле­ге фир­ма­лар өчен җа­вап­лы­лык­ны алар­дан фай­да­ла­ну­чы­лар гы­на тү­гел, ә пас­порт бирү­челәр дә той­сын"
    2011 ел­ның 19 де­каб­рендә "бер көн­лек" фир­ма­лар ачу­чы­лар­га һәм фи­зик зат­лар­ны һәм алар­ның до­ку­мент­ла­рын за­кон­сыз фай­ла­ну­чы­лар­га җи­на­ять җа­вап­лы­лы­гы кер­тел­де. Бу хак­та РФ Җи­на­ятьләр Ко­дек­сы­ның 173-1, 173-2 маддә­сендә бәян ителә.
    Ял­ган зат­лар аша юри­дик зат оеш­ты­ру­чы­лар­га 100 меңнән алып 300 мең сум­га кадәр шт­раф яки мәҗбү­ри эшләр, шу­лай ук өч ел­га кадәр иректән мәхрүм итү ка­рал­ган. Шу­шы ук гамәл­не төр­кем белән ал­дан сөйлә­шеп яки үз ва­зи­фа­сын­нан фай­да­ла­нып кыл­ган зат­лар 300 меңнән алып 500 мең сум­га кадәр шт­раф тү­ли яки 180 сә­гатьтән алып 240 сә­гатькә кадәр мәҗбү­ри эшкә тар­ты­ла, я бул­ма­са 5 ел­га кадәр иректән мәхрүм ителә.
    Бер яки бер­ничә җи­на­ять кы­лу­га ни­ятләгән юри­дик зат­ларның фирма төзүгә шә­хес­не рас­ла­ган до­ку­мент­лар яки ыша­ныч язуы бирүе 100 меңнән алып 300 мең сум­га кадәр шт­раф яки 180 сә­гатьтән алып 240 сә­гатькә кадәр төзәтү эшлә­ре яисә 2 ел­га кадәр мәҗбү­ри эш белән төгәллә­нергә мөм­кин. Әгәр до­ку­мент­лар, шәх­си мәгъ­лу­мат­лар за­кон­сыз фай­да­ла­ныл­са, шт­раф күлә­ме 300-500 мең сум тәш­кил итә. Шу­лай ук мәҗбү­ри эш яки 3 ел­га кадәр иректән мәхрүм итү җә­за­сы да ка­рал­ган.
    "Бер көн­лек" фир­ма­лар - ул чып-чын кри­ми­нал эшчән­лек һәм җи­на­ять­челәргә до­ку­мент­ла­рын бирү­челәр үз гамәллә­ре­нең ахыр­гы нә­тиҗә­сен уй­лар­га, мо­ның өчен җи­на­ять җа­вап­лы­лы­гы ка­ра­лу­ын бе­леп то­рыр­га ти­ешләр.
    И.Сәи­тов, про­ку­рор­ның өлкән ярдәм­че­се, бе­рен­че класс­лы юрист

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: