Азнакаево
  • Рус Тат
  • Белгечләр Азнакай урманнарның санитар хәлен ел дәвамында яхшырта

    Табигать - тиңсез хәзинә. Моның шулай булуын районыбыз территориясендә 46103 гектар мәйданны биләп торучы урман дәлилли. Якшәмбе көнне урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәк. "Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең көн сулышы турында аның җитәкчесе Илназ Кашапов белән сөйләштек. - Азнакай урманчылыгы составына Азнакай, Җәлил, Мәлбагыш,...

    Табигать - тиңсез хәзинә. Моның шулай булуын районыбыз территориясендә 46103 гектар мәйданны биләп торучы урман дәлилли. Якшәмбе көнне урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәк. "Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең көн сулышы турында аның җитәкчесе Илназ Кашапов белән сөйләштек.

    - Азнакай урманчылыгы составына Азнакай, Җәлил, Мәлбагыш, Сарман һәм Чатыртау участок урманчылыклары керә. Урманнарны бер дә юкка җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның чисталыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле. Әгәр урман байлыкларыннан киң файдаланабыз икән, аларны тулыландыру һәм сак-лау турында хәстәрлек күрергә тиешбез.


    Безнең хуҗалык эшчәнлегендә бу мәсьәлә төп юнәлеш булып тора. Быел урманчылар һәм җитештерү белән шөгыльләнүчеләр киң масштаблы һәм күләмле эшләрне тормышка ашырды. Ел әйләнәсенә урманнарның санитар хәлен яхшырту уңаеннан сайлап кисү эшләре башкарылды. Массивларны авыру, имгәнгән, сынган, яисә корыган агачлардан арындыру урманнарның тазаруына булышлык итә.

    Киселгән урманнар урынына да ел саен байтак территориядә яшь урманнар утыртыла. Берне киссәң, икене утырт, дигән бит халкыбыз, - ди Илназ Кашапов.

    Әнә шулай, урман хезмәткәрләре тарафыннан ел әйләнәсенә башкарыла торган эш санап бетерерлек тә түгел. Урман кисү, чистарту, яшь үсентеләр турында хәстәрлек күрү - эшче куллардан физик ныклык, чыдамлык, зур үҗәтлек таләп итә.

    - 2014 елдан без җитештерү белән шөгыльләнә башлап, киң масштаблы һәм күләмле эшләр башкаруны күз уңында тотабыз.


    Урман хуҗалыгы районда алып барылучы төзелеш, төзекләндерү, ремонт эшләреннән дә читтә калмый.


    Азнакайлылар күреп йөридер, урман тирәләре шактый матурланды. Биредә беседкалар, ял итү урыннары булдырылды. Бу җәһәттән табигый материаллар кулланыла, аларны да безнең оста куллы урманчылар хәстәрли.

    Учреждение штатында бүген 37 кеше эшли. Коллективыбыз чын һөнәр осталарыннан тора. Алар барысы да үзләренең хезмәтләренә, туган як табигатенә булган мөнәсәбәтләре белән хөрмәткә лаек кешеләр. Араларында күп еллардан бирле әлеге җаваплы хезмәтне башкаручылары да җитәрлек. Без һәр башлангычыбызда район җитәкчелегенең зур ярдәмен тоябыз.

    Бүген урманчыларны борчый торган кискен проблема бар. Бу - урманнарның чисталыгы. Табигать белән исәпләшмәүчеләр бермә-бер артып тора.

    Ләкин шулай булуга карамастан, табигатькә ял итәргә чыгучылар үзләренең артларыннан бик күп чүп калдыра. Чүп-чарның урыны урманда түгел бит. Урман һәм, гомумән, табигать турында бергәләп кайгыртырга кирәк. Шулай булганда гына аны саклап калуы җиңел булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: