Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның юл хезмәте бозлавык һәм кар көртләре белән көрәшергә әзер

    Быелгы кыш көченә кергәнче үк кар-бураннарын кызганмады. Бер көндә бер айлык итеп көртләрен өя. Аннан яңгыр шыбырдап ява да, бозлавык ясап куя. Шуңа күрә коммуналчыларга ноябрь башыннан ук шактый тир түгәргә туры килде. Шәһәр эчендәге юлларның торышы өчен җавап бирүче яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе кышкы чорга 400...

    Быелгы кыш көченә кергәнче үк кар-бураннарын кызганмады. Бер көндә бер айлык итеп көртләрен өя. Аннан яңгыр шыбырдап ява да, бозлавык ясап куя. Шуңа күрә коммуналчыларга ноябрь башыннан ук шактый тир түгәргә туры килде.
    Шәһәр эчендәге юлларның торышы өчен җавап бирүче яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе кышкы чорга 400 куб.м ком һәм 36 тонна тоз әзерләп куйган. Табигатьнең көйсез чорында предприятиедә механикалаштырылган бригадаларның тәүлек буе дежур торуы оештырылган.
    Азнакайның территориясе зурайганнан зурая бара. Соңгы елларда гына да яңа микрорайоннар, Яшьләр, Җиңү парклары өстәлде. Паркларга зур техника белән кереп булмый. Шәһәр хакимияте мини-төягеч алып биргәч, бу проблема уңай хәл ителгән.
    - Кар көрәгәндә юл кырында калдырылган шәхси машиналар зур комачаулык тудыра. ЮХИДИ һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы советы белән килешеп, махсус билгеләр дә куябыз югыйсә...
    Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе җитәкчесе Валерий Тимиряевның борчылуы урынлы. Кар күпләп яуганда, машиналар тезелгән кайбер урамнардан үтмәле булмый.
    Авылларда юлларның төзеклеге һәм чисталыгы җирлек башкарма комитетлары карамагында.
    - Агымдагы елда безнең бюджетта юлларны тоту өчен 100 мең сум акча каралган иде. Шуның 60 меңе кышын кардан чистарту өчен китсә, калганы - 4 авылдагы юлларны төзекләндерүгә. Авыл эчендәге юлларны рәткә китерү өчен бу сумма бик аз, әлбәттә. Әлеге максатларга халыктан җыелган үзара салым акчасын тоттык. Хәзер кешеләр моның кирәкле гамәл икәнен аңладылар, - ди Чубар Абдул авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов.
    Кышның әзерлекне сыныйсылары алда әле, декабрь башланып кына килә. Юллар торышы өчен җаваплы оешмалар сынатмаслар дип ышанырга кала.
    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: