Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның Почетлы гражданины Миргасим Касыймовка 98 яшь тулды

    Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән, илгә Җиңү алып кайткан солдатлар сафы нык сирәкләнде. Шәһәребезнең мөхтәрәм ветераны Миргасим Касыймов әнә шул солдатларның берсе. Ул Сәпәй авы-лында туып, 13 яшьтән колхоз эшенә җигелә. 1933 елда авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлый, авыл Советы сәркатибе итеп куела. Шул ук елның сентябрендә ВЛКСМ райкомына эшкә...

    Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән, илгә Җиңү алып кайткан солдатлар сафы нык сирәкләнде. Шәһәребезнең мөхтәрәм ветераны Миргасим Касыймов әнә шул солдатларның берсе.

    Ул Сәпәй авы-лында туып, 13 яшьтән колхоз эшенә җигелә. 1933 елда авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлый, авыл Советы сәркатибе итеп куела. Шул ук елның сентябрендә ВЛКСМ райкомына эшкә алына. Совет-партия мә-ктәбен бетергәч, Азнакай районының "Коммуна" газетасында мөхәррир урынбасары, шул ук вакытта инструктор да булып эшли. Тарих укытучылары курсында укый, аннары Нурлат районында уку-укыту бүлеге мөдире вазифасына куялар. 1940 елда хәрби хезмәткә алына.

    Бөек Ватан сугышында башыннан ахырынача катнаша, артподразделение командиры хезмәтеннән демобилизацияләнә. 1947 елда Азнакайның КПСС райкомына эшкә чакырыла һәм 1965 елга кадәр җитәкчелектә хезмәт куя, райком секретаре, район башкарма комитеты бүлекләре мөдире вази-фасын башкара. Шушы елның гыйнварыннан үзенең төп белгечлегенә - укытучылыкка кайта. Район мәктәпләрендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

    Азнакай шәһәренең эшче-яшьләр мәктәбендә укытып, 1977 елда лаеклы ялга чыга. Шул рәвешле, 50 ел гомерен районыбызның икътисади-мәдәни үсе-шенә багышлый. Берничә чакырылыш җирле Совет депутаты булып сайлана. Районның партия-дәүләт контроле комитеты рәисе урынбасары, дәү-ләт учреждениеләре профсоюзы райкомы рәисе, "Белем" җәмгыяте лекторы, 15 елга якын җылылык челтәре предприятиесендә вете-раннар советын җитәкли.


    Миргасим Касыймов Сугышчан Кызыл Байрак, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Сугышчан хезмәтләре", "Германияне җиңгән өчен", "Фидакарь хезмәт өчен" һәм башка күп кенә медальләр иясе. Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Почет грамотасы белән бүләкләнә. Сугышчан батырлыклары һәм фидакарь хезмәтен югары бәяләп, "Азнакайның Почетлы гражданины" исеме бирелә. Райондашлар зур хөрмәт иткән ветераныбыз "Сәпәй авылы тарихы", "Фронт юллары буйлап" китаплары авторы да, быел аңа 98 яшь тулды.


    Түбәндә фронтовикның сугыш турында истә-лекләреннән бер өзек тәкъдим итәбез.

    «...Сентябрьнең соңгы төне. Каршы яктагы фашистлар тылында төн буе моторлар тавышы тынмады. Бу инде аларның яңа бәрелешкә әзерлеге турында сөйли иде. Без дә орудиене уңайлы юнәлешкә бордык, әмма ул җиткелекле түгел, бигрәк тә танкка каршы коралга кытлык иде.


    Алгы сызыкта бермәлгә тынлык урнашты. Фашистлар атакага күбрәк якты вакытта кузгала, төнен ял итәләр. Шуның белән безне дә үз тактикаларына буйсындыралар. Таң атканчы артиллеристлар кыр кухнясы алып килгән ризык белән тамак туйдырып өлгергән генә иде, каршы яктан ут ачтылар.

    Тирә-юнь миналар, снарядлар сызгырып үткән тавышка, тузан өермәсенә күмелде. Җир тетрәп тора. Артиллерия җавап уты башлауга, күктә самолетлар күренде. Тиздән безнең очкычлар да һавага күтәрелде. Чын мәгънәсендә мәхшәр башланды. Уннарча немец танкларының безнең позициягә якынлашуын шәйләдек.

    Десантниклары да бар. Безнең танкка каршы артиллерия фашистларның берничә танкын сафтан чыгарды. Яу кырында, кая карама, үле гәүдәләр, яралылар, төтенләгән танк, кораллар... Дошман безнең тылга торган саен ныграк якынлаша. Күп кенә урынга самолетлардан десант отрядлары, диверсия төркемнәре төшерелде. Нәтиҗәдә, Вязьма юнәлешеннән килеп, көнбатыш фронтта дошман 7 октябрьдә безнең дүрт армияне чолганышта калдырды. Алар составында безнең 303 нче дивизия дә бар иде.


    Без чигенә башладык. 2 октябрьдә, яңа позициягә күчеп, тимер юлдан ерак түгел урманда фашистлар белән бәрелешкә әзерләнергә керештек. Иртән янәдән атака башланды. Урманны, янәшәдәге тимер юлны өзлексез бомбага тоталар. Тимер юл буйлап дошман танклары колоннасы бара.

    Безгә үтеп чыгар җай юк. Өстән туктаусыз бомбалар ява. Олы-олы агачлар ава, ботаклары һавага атыла. Зенитчыларыбыз немец бомбардировщигын бәреп төшерде. Артиллерия танкларга ут явы ачты. Ниһаять, чолганыштан юл ачылды. Юлда әледән-әле диверсантларга, немецларның вак-төяк төркемнәренә тап булабыз.

    Корал чамалы гына, ашарга юк. Бу чолганыштан чыгу михнәтен сөйләп кенә бетермәле түгел. Әмма сугышта мондый чолганышларда калу очраклары еш була. Монда солдат гаепле түгел, ул үз алдына куелган бурычны намус белән үтәде. Моны мин командир буларак, бар җаваплылык белән әйтәм...»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: