Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның Кызыл Йолдыз авылында яңа юл салдылар

    Районыбызда район җитәкчелеге һәм хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие вәкилләренең халык белән очрашып, көнкүреш шартлары белән танышып, булган проблемалар турында фикер алышуы матур традициягә керде. Чәршәмбе көнне әнә шундый "десант" Үчәлле авылы җирлегенә төште. Үчәлле - район үзәгеннән ерак урнашкан торак пункт. Авыл халкына бу көнне җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларга җавапны үзләре...

    Районыбызда район җитәкчелеге һәм хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие вәкилләренең халык белән очрашып, көнкүреш шартлары белән танышып, булган проблемалар турында фикер алышуы матур традициягә керде.

    Чәршәмбе көнне әнә шундый "десант" Үчәлле авылы җирлегенә төште. Үчәлле - район үзәгеннән ерак урнашкан торак пункт. Авыл халкына бу көнне җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларга җавапны үзләре яшәгән җирлектә алу мөмкинлеге тудырылды.


    Үчәлле яңарыш юлында. Соңгы елларда гына биредә юлларны төзекләндерү, халыкны су белән тәэмин итү өлкәсендә зур эшләр башкарылган, янгын депосы, спорт комплексы төзелгән. Биредә яшьләр генә түгел, теләгән һәркемгә төрле тренажерларда шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Әлеге эшләрне башкаруда республика, район һәм җирле җитәкчелекнең зур ярдәмен тойганнар.

    Җыенда телефон кертү, зират ихаталарын ныгыту, бәйрәмнәрне уздыру һәм башка эшләрдә зур өлеш керткән депутатлары Рәфис Хәсәновка да ихлас рәхмәт сүзләре күп булды. Үчәлле авыл берәмлегенең республика программасы нигезендә 1 млн сумлык грант отуы да авылда уңай үзгәрешләр хакында сөйли.


    Үчәлледә тырыш халык яши. Алар элек-электән игенчелек, терлекчелектә алдынгы урыннарда барганнар. Шуңа да авыл агайларының кайнап торган элеккеге колхоз тормышын сагынып искә алулары гадәти хәл. Әмма замана, хуҗалык итү ысуллары үзгәреп тора шул. Күпме генә сагынсаң да, элекке СССР чорларын кире кайтарып булмый. Халыкның транспорт белән тәэмин итү, төзекләндерү, авыл тормышына кагылышлы башка мәсьәләләрдә дә гозерләре булды. Миңа (автор Н. Фазлыева) - читтән тыңлап утырган кешегә, авылда бердәмлек, үзара аңлашып эшләү җитми сыман тоелды.


    Берләре: "Авылда эш юк, яшьләр китә", - дисә, хуҗалык җитәкчесе киресенчә: "Килегез! Трактор, машиналарга механизаторлар кирәк", - ди. Өченчесе исә: " Эшлисе килгән кешегә эш бетми. Ир-егетләр хәмерне үз итәләр. Полиция ни карый?", - дип чаң суга.

    Ә халыкның шул тискәре күренешләргә каршы җәмәгать оешмалары белән бердәм булып көрәшүе җитми. Балалар бакчасы мөдире дә борчулы. Бакчага йөрергә тиешле дүрт баланың икесе өендә торса, икесен әти-әниләре Азнакайга ук йөртәләр икән. Бала булмагач, бакча, аннан мәктәп ябылмый нишләсен? Монда район җитәкчелеге нинди ярдәм күрсәтә алсын соң?


    Авылны яшәтү өчен шунда җаны-тәне белән береккән, аның язмышы өчен битараф булмаган кешеләр кирәк шул. Әнә Кызыл Йолдыз авылыннан Фаез Шәяхмәтов 13 ел буена юл салдыру нияте белән төрле инстанцияләрнең бусагасын таптаган. Быел соңгы өмет белән район администрациясе бусагасын атлап керә. Анда миһербанлы, халык гозеренә битараф булмаган район җитәкчесе Марсель Шәйдуллин белән очрашкач кына, бәхетенә йөк урыныннан кузгала. Һәм менә август аенда Кызыл Йолдыз авылында юл ачылу тантанасы да булды. Әлеге юлны төзекләндерүдә фермер Фәнүс Кәримов, район, авыл җитәкчелегенең дә өлеше зур була, әлбәттә.


    - Кызыл Йолдыз авылы тарихында бүген зур вакыйга - юл ачылды. Димәк, авыл яшәячәк, аның киләчәге бар дип, - сөенечен белдерде Фаез Шәяхмәтов.


    - Минем әтием авылны, нигезне бетермәгез, дип васыять әйткән иде. Мин гомерем буе нигеземнән китмәдем, - дип сүзгә кушыла авылда яшәүче өч гаиләнең берсеннән - Мөҗип ага Мотыйгуллин.
    Авылның матур бүгенгесе, киләчәге өчен борчылып, менә шулай үз өлешен кертүчеләр күбрәк булганда аларның киләчәгенә өмет бар.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Фото aznakayevo.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: