Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар уракка әзер

    Табигать шартлары авыл хуҗалыгы хезмәткәрен сынапмы сыный. Башта аномаль эсселек. Аннан көтеп алган яңгырлары да туктамый ява башлады. Җитмәсә, җил, гарасат та шактый гына зыян салырга өлгерде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре кышка малкайларга терлек азыгы хәзерли алалармы? Игенкәйләрнең торышы ничек ? Әнә шундый сораулар белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка...

    Табигать шартлары авыл хуҗалыгы хезмәткәрен сынапмы сыный. Башта аномаль эсселек. Аннан көтеп алган яңгырлары да туктамый ява башлады. Җитмәсә, җил, гарасат та шактый гына зыян салырга өлгерде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре кышка малкайларга терлек азыгы хәзерли алалармы? Игенкәйләрнең торышы ничек ? Әнә шундый сораулар белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать иттек.
    - Корылык, яңгыр, - дип кул кушырып утырып булмый. Һава шартларына җайлашып, булган бөтен мөмкинлекләрне кулланып эшлибез. Терлекчелек тармагының азык-төлек базасын тәэмин итү максатыннан, 17 мең гектар мәйданда күпьеллыклар утыртылды. Сыйфатлы һәм каротинга бай туклыклы терлек азыгы алу өчен, иң беренче чиратта, аны чабып алу вакытын кулдан ычкындырмаска кирәк иде. Һәм без шулай эшләдек тә. Хәзер күпьеллыкларны икенче катка чабып, 5000 тонна сыйфатлы печән хәзерләү бурычын куябыз. Быел шулай ук күпьеллыкларны яңартуга зур әһәмият бирдек. Терлек азыгы рационын тагын да баету максатыннан, аксымга бай булган кузаклыларга өстенлек бирелде.
    Яфраказыкны оешма-предприятие хезмәткәрләре белән бергәләп хәзерләү матур традициягә керде. Биредә аеруча зур хезмәт куйган оешма-предприятиеләргә зур рәхмәт. Әмма, әлеге мөһим чарага бармак аша карап, бер килограмм яфраказык хәзерләмәгән предприятиеләр дә бар. Ә менә, "Азнакай"АФ" ҖЧҖ хезмәткәрләре үзенә беркетелгән оешма-предприятиеләрнең ярдәмен дә көтеп тормыйча, 23 тоннадан артык яфраказык хәзерләгән.
    Аномаль эсселек сәбәпле, июнь аенда уҗым арышын терлек азыгына җыю бурычы куелды. Шуңа да терлек азыгын узган ел белән чагыштырганда, 2653 тонна азык берәмлегенә кадәр арттырырга мөмкинлек туды.
    Бүгенге көндә 25601 тонна азык берәмлеге хәзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 13,5 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Безнең әле 7900 гектардагы кукуруздан силос саласы бар. Бу өстәмә рәвештә 110 мең тонна силос, 22 мең тонна азык берәмлеге дигән сүз.
    Терлекләрнең азык запасы булмауны исәпкә алып, судан үләне мәйданнарын арттыру турында карар кабул ителде. Бүген ул 2812 гектар мәйданда игелгән. Дөрес итеп, үзвакытында җыеп алганда ул елына өчәр тапкыр уңыш бирә. 545 гектарда чәчелгән рапс культурасы терлекләрне көзге салкыннарга кадәр яшел конвейер белән тәэмин итәчәк. Шушы көннәрдә 412 гектар мәйданда рапс культураларын чәчүне тәмамларга кирәк.
    Чиста пар җирләрен эшкәртү, аларны уҗым культураларын чәчүгә хәзерләүгә дә (якынча 2016 ел уңышына нигез 16900 гектар тәшкил итә, пар җирләре 11 мең гектар мәйданда) игътибарны көчәйтергә кирәк. Механик һәм гербицидлар белән эшкәртү туфракта дымны һәм туклыклы матдәләрне саклауга мөмкинлек бирә. Борчак уҗым культуралары өчен бер дигән элгәр булып тора. Ул район буенча 1714 гектарда чәчелгән, 922 гектары пар җирләре өчен.
    - Уракка да санаулы гына көннәр калып килә.
    - Июнь эсселәренең уңышка тәэсире нык булды. Безнең район буенча югалтулар 15-20 процент тәшкил итә. Әле ул тагы да күбрәк булыр иде. Бердән, соң булса да, яңгырлар явып үтте. Икенчедән, 32 мең гектар мәйданда яфрактан тукландырдык. Кайбер хуҗалыклар аны хәтта икешәр тапкыр үткәрделәр. Чүп үләннәргә каршы көрәш чаралары, тырмалау, гербицидлар белән эшкәртү - болар барысы да хуҗалыклардагы хәлне яхшыртты.
    Бик тиздән уракка төшәбез. Аңа 10 көнләп кенә вакыт калып килә. Без тагын бер кат комбайнчы кадрлар проблемасына игътибарны көчәйтәбез. Бер генә комбайн да буш тормаска тиеш. Биредә сәнәгать предприятиеләре ярдәмгә килә. Бүгенге көндә районда 107 комбайн бар. Аларның 89ы хәрби хәзерлектә. Хуҗалыкларда ашлык ташучы машиналар барысы да әзер. Ел саен читтән шәхси машиналар ярдәмгә килә. Координация штабы оешты. Бу көннәрдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм үзебезнең идарә белгечләре катнашында комбайннарның әзерлеге буенча районара тикшерүләр узды. Нәтиҗәдә, Азнакай районында комбайннарның әзерлегенә югары бәя бирелде. Бигрәк тә "Союз-Агро" ҖЧҖнең Актүбә бүлеге, "Азнакай"АФ" ҖЧҖ, "Тукай" ҖЧҖләрендә комбайннар уракка бик яхшы әзерләнгән.
    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Урып-җыю эшләрен уңышлы башкарып чыгарга язсын!
    Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: