Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан ветеран Хәбибулла Хәмидуллин 90 яшькә җитүнең серен ачты

    Гомер йомгаклары... Тигез, матур җепләрдән генә үрелгәннәре бар аның. Ә кайбер кешенеке ай-һай катлаулы. Ничекләр түзгән, ничекләр чыдаган ул бу авырлыкларга дип уйлап куясың. Хәбибулла Хәмидуллин кебекләр турында «аларның яшьлекләре сугыш ялкынында өтелгән», диләр. Әлкәй авылында туган егет тормыш арбасына кечкенәдән җигелә. Ә 1942 ел башында, 8 яшьлек егете Хәбибуллага...

    Гомер йомгаклары... Тигез, матур җепләрдән генә үрелгәннәре бар аның. Ә кайбер кешенеке ай-һай катлаулы. Ничекләр түзгән, ничекләр чыдаган ул бу авырлыкларга дип уйлап куясың. Хәбибулла Хәмидуллин кебекләр турында «аларның яшьлекләре сугыш ялкынында өтелгән», диләр.

    Әлкәй авылында туган егет тормыш арбасына кечкенәдән җигелә. Ә 1942 ел башында, 8 яшьлек егете Хәбибуллага Кызыл Армиягә чакыру турында повестка килеп төшә. Азнакайдан өч егетне Новосибирскидагы кече командирлар хәзерләү отрядына алып китәләр. Әзерләү курсларыннан соң Хәбибулла өчен фронт көннәре башлана: Карелия җирен басып алган финнар белән сугыш, мина шартлаулары астында шуыша-атлый меңәрләгән чакрым фронт юлларын узу, Ленинград блокадасы, хәлиткеч бәрелешләрдә катнашу, өч тапкыр каты яралану...

    Хәбибулла Хәмидуллин өчен соңгы сугыш 1944 елның гыйнварында була. Каты яраланган егет бер елга якын вакыт эчендә дүрт операция кичерә. Табиблар, аягын кисәргә дигән карар чыгарса да, өлкән сержант:

    - Аягымны бирмим, мин туган илемә кирәк әле! - дип кенә җавап бирә.

    Бераз тернәкләнгәч, ул туган ягына кайтып, Кәкре Елга авылы клубында эшли башлый. Бераздан Сабира исемле кыз белән гаилә коралар. Тату гаиләдә өч бала үсә. Кичәге солдат, Азнакайда бораулау конторасы ачылгач, инвалидлыктан баш тартып, шунда эшкә килә һәм 38 ел дәвамында лаеклы хезмәт куя. Аның сугыштагы батырлыклары да, хезмәте дә орден-медальләр, күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.

    Ирексездән, 90 яшькә җитүнең сере нидә икән соң, дигән сорау туа. Әлбәттә, кадер-хөрмәттәдер мөгаен. Чөнки, Хәбибулла абый бүгенге көндә кызы Зәрә белән кияве Айратның тәрбиясендә, җитеш тормышта яши бирә. Алар аңа кадер-хөрмәтнең иң җылысын күрсәтәләр, юбилярны һәрдаим кадерләп, игътибар үзәгендә тоталар, ялгызлык ачысын сиздермәс өчен бөтен уңайлыкны тудырганнар. Бер сүз белән әйткәндә, бүгенге көндә карт солдатның урыны түрдә.

    - Аллага шөкер, әти яныбызда, әле үз аягында. Без -балалары өчен ул алтын багана булды. Аның кебекләр бик сирәктер. Бүгенге көндә дә әти безнең ныклы терәгебез, - ди кызы Зәрә юбиляр хакында.

    Әлбәттә, теләсә кайсы кешенең төп байлыгы - аның туганнары һәм якыннары. Бу яктан Хәбибулла абый бәхетле кеше, аның биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Барысы да аны ярата һәм кадерли.

    Таңсылу САНИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: