Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Рамил Зарипов: “Халык киләчәккә ныклы ышаныч белән яшәсен”

    Авылыңда мөстәкыйль хуҗалыкның сакланып калуы зур бәхет инде ул. Бердән, авыл кешесе эш белән тәэмин ителгән, икенчедән социаль-көнкүреш объектлары төзелеп тора, юллар төзекләнгән, чистартылган, урамнар якты, газы-суы кергән дигән сүз. Кәкре Елга авылында әнә шулай. "Марс" хуҗалыгы һәм Кәкре Елга авыл җирлеге башлыкларының үзара уртак тел табып, авыл халкының уңайлыклары...

    Авылыңда мөстәкыйль хуҗалыкның сакланып калуы зур бәхет инде ул. Бердән, авыл кешесе эш белән тәэмин ителгән, икенчедән социаль-көнкүреш объектлары төзелеп тора, юллар төзекләнгән, чистартылган, урамнар якты, газы-суы кергән дигән сүз. Кәкре Елга авылында әнә шулай. "Марс" хуҗалыгы һәм Кәкре Елга авыл җирлеге башлыкларының үзара уртак тел табып, авыл халкының уңайлыклары өчен җиң сызганып эшләве нәтиҗәсе бу. Нинди генә гозер туса да, мөрәҗәгать итәр, барып керер җирләре бар. Кирәгенчә печән, саламы, пай җирләре өчен ашлыгы бирелә.


    «Марс» - районда тотрыклы, алдынгы хуҗалыкларның берсе. Ул авыл хуҗалыгының һәр тармагы буенча район күләмендә алдынгы урында бара. Җәй көне хуҗалык эшчәннәре көнлек сөт савып алуны 10 000 килограммга җиткерделәр. Бер сөтлебикәдән уртача 20,2 литр сөт савып алынды һәм кәкре елгалылар көн саен дәүләткә 9,5 тонна сөт саттылар. Бу бер сыерга 5545 ц дигән сүз.


    Бүгенге көндә алар 11 айга 27 мең 726 центнер сөт савалар. Биредә алдынгы сыер савучылар Лилия Зәйдуллина (11 айга 2мең 200ц сөт сауган), Зөлфия Сәхвәтшина (1 мең 900 ц.), Роза Филиппова (1 мең 570 ц) һәм башкаларның саллы өлеше бар. Терлекчеләр Минзилә Сөнгатова, Илһамия Мортазина да үз эшләренең чын осталары.


    Бу хуҗалыкта эш тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан, терлекчелек буенча районкүләм семинарлар бик еш булып тора. Җитәкчеләр фермаларда булып, хуҗалыкта терлекчелек тармагын алып баруның алдынгы технологиясе белән танышалар. Хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов үзе дә хезмәт юлын терлекчелек белән бәйләгән, мал җанлыклы кеше. Малкайларга булган җылы караш һәркайда чагылыш таба. Биналар чистартылган, заманча ремонтланган, терлек азыгы рационы бай. Азык рационын баетуда җиңсәләргә тутырылган бөртек катнашмасын куллану кебек яңалыкны марслылар районда беренчеләрдән булып кулланалар. Димәк, ел дәвамына җитәрлек витаминлы азык бар дигән сүз. Район җитәкчелеге ярдәме белән уздырылган сөтүткәргечләр, бозауларга җылы сөт таратучы "сөт такси"лары - һәммәсе дә хезмәт кешесенә игътибар, аның эшен бермә-бер җиңеләйтүгә этәргеч бирә.


    Кәкре Елга "Тулпар" ат-спорт мәктәбе белән дә дан тота. Авыл баласында малларга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү өчен, чыгымлы булса да, әнә шундый чараларга да игътибар бирәләр биредә. Шуңа да яшьләр авылдан китәргә ашыкмый. Биредә туган авылларында эшкә калган яшь кадрларны күреп, күңел сөенә. Җиргә берегеп, атлар белән мәш килеп үскән Зариповларның ике улы да туган авылында эшкә калган. Әтисе кебек үк терлекчелектә үз эшен башлаган Рушан Зарипов бүгенге көндә баш инженер вазифасын башкара. Ул ук авылда ат-спорт мәктәбен дә җитәкли. Икенче уллары Руслан да терлекчелектә фидакарь хезмәт куя. Исәпче-лаборант Регина Мостафина да әнә шундый яшь кадрларның берсе. Биредә хезмәт кешесенә игътибар, хезмәт шартлары тудыру - иң төп бурычларның берсе булып тора. Әле менә шушы көннәрдә генә хуҗалыкның 10 лап кешесенә үз районыбыздагы Тымытык авылы санаториена юллама бирелгән. Бәясенең күпчелек өлешен хуҗалык үзе түли. Шулай булгач, авыл халкы нигә рәхмәтле булмасын.


    Бер булганның гел булган, диләр. Хуҗалык игенчелектә дә алдынгы позициядә тора. Киләсе ел уңышы өчен 750 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. "Марс"лылар язгы кыр эшләренә чыгасы техниканы ремонтлап бетереп киләләр. Остаханәләрдә җылы, ремонт өчен бар шартлар тудырылган. Алар урып-җыю эшләрен дә бердәм булып, бергәләп башкарып чыктылар. Бу җаваплы эштән студентлар да читтә калмый. Мәсәлән, Илшат Сабиров әтисе Фәварис белән көн- төн эшләп, "Челленджер" комбайнында 3550 гектар мәйданда игеннәрне теземнәргә салды. Бу районда гына түгел, республика күләмендә дә рекордлы сан. Әтиле-уллы Илдар һәм Илнур Хәйруллиннар да тәүлек дәвамында комбайнда эшләп, туган авылларында игеннәрне урып-җыюда үзләреннән зур өлеш керттеләр. Авылда "алтын" бәясенә торучы кадрлар күп ул. Шуларның берсе - Илмир Гарипов. Ул үзе үк бригадир, үзе үк механизатор, ферма мөдире дә. "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", дип нәкъ менә шундый кешеләр турында әйтәләр дә инде.


    - Халык күтәренке рух, киләчәккә ышаныч, якты хыяллар белән яшәсен! Без - җитәкчеләр моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләрбез, - ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: