Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда төп бурыч – халыкның гомер озынлыгын арттыру

    Районыбызда халыкка медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә шушы бер ел эчендә нинди үзгәрешләр булган? Азнакайлыларның сәламәтлек торышы тулаем алганда ни хәлдә? Аны тагын да яхшырту өчен җирлегебездә ниләр эшләнә? Район үзәк сырхауханәсенең ел да уза торган киңәйтелгән медицина советы утырышында баш табиб Илдар Шиһапов ясаган докладта әнә шул сорауларга җаваплар чагылдырылды....

    Районыбызда халыкка медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә шушы бер ел эчендә нинди үзгәрешләр булган? Азнакайлыларның сәламәтлек торышы тулаем алганда ни хәлдә? Аны тагын да яхшырту өчен җирлегебездә ниләр эшләнә? Район үзәк сырхауханәсенең ел да уза торган киңәйтелгән медицина советы утырышында баш табиб Илдар Шиһапов ясаган докладта әнә шул сорауларга җаваплар чагылдырылды.

    Диспансерлаштыруның үзе өчен кирәклеген халык инде аңлады. Узган ел аны 9247 кеше үткән, бу сан 2013 елгыдан 2247гә күбрәк. Беренче төркем сәламәтләргә керүчеләрнең нибары 18,8 процент кына булуы, ә менә хроник авырулыларның 35,7 процент тәшкил итүе тормыш-яшәешебез рәвеше, үз сихәтлегебез турында тирәнтен уйландырырга тиеш. Тикшерү барышында 38 яман шеш авырулары һәм аларга шик туу очрагы теркәлгән. Йөрәк-кан әйләнеше белән бәйле чирләр 348 кешедә ачыкланган. 1072 очракның сидек-җенес юллары белән бәйле авырулар булуы да бик уйландырырлык. Баш табиб аларның бигрәк тә 39-60 яшь арасындагы хатын-кызларда ешрак табылуын ассызыклады. Авырулары ачыкланганнарның барсы да поликлиникада диспансер исәбенә алынган һәм табиб күзәтүе астында дәвалану алырга тиешләр.

    -Диспансерлаштыруның сыйфатын күтәрү, аның үтәлешен 95-96 проценттан да ким итмәү өчен бездә көч тә, мөмкинлекләр дә җитәрлек, - дип ассызыклады Илдар Фираил улы. - Дәүләткүләм мөһим бу чарада оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләренең дә ярдәменә, хезмәт коллективларында бу нәүбәттән аңлату эшләре алып баруларына өметләнәбез. Диспансерлаштыруны үткәрү - халыкның тормыш активлыгын, гомер озынлыгын арттыруда уртак бурычыбыз.

    Демографик үсеш соңгы елларда район җитәкчелегенең дә даими контролендә. Бу мәсьәлә ведомствоара комиссияләрдә гел тикшерелеп тора. Кешеләрнең үз-үзенә кул салу очракларының 12,5 процентка, производствода травмалар алу, суга батып үлү очракларының сизелерлек кимүе дә нәкъ менә профилактик эшчәнлекнең уңай нәтиҗәсе.

    Быелның 1 гыйнварына тупланган мәгълүматларга караганда, районда 63544 кеше яши, аларның 20,8 процентын 17 яшькәчә балалар тәшкил итә, 65 яшьтән өлкәннәр - 15,7 процент.

    Баш табиб узган елның иң борчулы мәсьәләсенә - яңа туган сабыйларның 6 үлем очрагына аерым тукталды. Аларның 3се өйдә, әти-әниләр гаебе белән булган. Актүбәдә ике айлык бала ими сөтенә тончыгып үлгән, янә 2 очракта әти-әни табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Әлеге очраклар табибларның акушер-педиатрия конференциясендә тәфсилләп тикшерелгән, нәтиҗәләр ясалган. Тугыз ел дәвамында районда бала тапканда үлем-китемнең бер очрагы да булмаган.

    Соңгы 3 елда районда хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр арасында йөрәк-кан әйләнеше авыруларыннан үлем-китемнең кимүгә баруын медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты яхшыру, яңа төр технологияләр кертелү, өлкәне заманча мәгълүматлаштыру, модернизацияләү, республиканың юнәлешле медүзәкләр булдыру сәясәтенең үз ролен уйнавы белән дәлилләде. Узган елның февралендә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге өчен янә бер яңалык - Әлмәт үзәк сырхауханәсенең неврология бүлегендә кан тамырлары авырулары буенча үзәк ачылуы. Район сырхауханәләренең ашыгыч ярдәм хезмәтен, кабул итү бүлекләрен тромболитик препаратлар белән тәэмин итүне үзәкләштерү дә отышлы. Нәтиҗәдә инсультттан үлем очраклары 20,7 процентка кимегән. Районда инфаркттан үлем очраклары да уртача республика күрсәткеченнән 1,5 тапкырга кимрәк. Пациентларга йөрәк-кан әйләнеше хирургиясе буенча югары технологик медицина ярдәме күрсәтү 319га җитеп, 2013 елдагыдан 7,7 процентка артыграк булган.

    Сүз дә юк, вакытында прививкалар ясату, медицина тикшерүләре үтү авыруларга каршы төп профилактик чаралар булып тора һәм райондашларыбызның бу якка да җитди игътибар бирүе сорала. Ә бит халыкның сәламәтлеген кайгырту максатында медицина учреждениеләренең матди-техник базасын баету, яхшырту буенча районда күп эшләнә. Узган ел Күктәкә һәм Микулино авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Авыллардагы 5 ФАПка ремонт ясалды. Шулай ук республика һәм район бюджетлары хисабыннан ашыгыч ярдәм станциясенә, Актүбә, Чалпы амбулаторияләренә капремонт ясалган. Әлеге эшләрнең барсына 9 миллион 220 мең сум акча тотылган. 7 миллион 470 мең сумлык медицина техникасы һәм җиһазлар кайтартылган. 2 УЗИ аппараты, 1 феталь монитор, хирургия бүлеге өчен 1 операция өстәле алынган. Болар медицина хезмәтләрен тагын да киңәйтергә һәм яхшыртырга мөмкинлек биргән. "Безнең кадерле ветеран" республика программасын тормышка ашырып, үзәк сырхауханә бүлекләрендә уңайлы, заманча җиһазланган палаталар эшләнгән. Баш табиб әлеге эшләрне башкарган "Азнакайнефть" идарәсе, УТТ, "Нефтемаш", "Ремсервис", "Горизонт", УАД, "Нефтетранс" коллективлары һәм җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Утырышта чыгыш ясаган район үзәк сырхауханәсенең ветераннар советы рәисе Роза Шәфигуллинаның чыгышы да Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышы, сугышны үз башларыннан кичкән ветераннар һәм аларга булган игътибар-ихтирам хакында барды.

    Кадрлар мәсьәләсе әлегәчә җитди проблемаларның берсе булып кала. Ел дәвамында районга 8 табиб килгән, 7се киткән (2се-лаеклы ялга чыгып, башкалары яшәү урынын алыштырган). Район җитәкчелеге медицина белгечләрен эшкә тарту, аларны торак белән тәэмин итүне беренчел бурыч итеп куя. Узган ел 3 табиб фатирлы булган.

    Тымытык амбулаториясе дә узган ел берникадәр үзгәрешләр кичергән. Шул ук бинада Азнакай санаториясенең филиалы ачылу да район халкы өчен шатлыклы вакыйга булды. Амбулатория җитәкчесе Рамил Зарифуллин шулай ук хәл итәсе проблемаларга, алда торган бурычларга тукталды.

    Район башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкның зур хөрмәтен яулаган ветеран табибларның исемнәрен атап, алар хакында җылы сүзләр әйтте, хезмәтләрен үрнәк итеп куйды. Ул районның медицина өлкәсендә быел көтелгән яңалыклар хакында да әйтеп узды, кадрларны саклау, халыкта сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау кирәклегенә басым ясады. Медсовет утырышында Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты һәм чыгыш ясады.

    Халык сәламәтлеге сагында тырыш хезмәт куйган, иҗтимагый тормышта активлык күрсәткән медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында министрлыкның, район хакимиятенең, сырхауханә администрациясенең бүләкләре тапшырылды.

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: