ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда талпанның баш калкыткан чоры башланды

Яз - талпанның баш калкыткан чоры. Әлегә медучреждениеләрдә талпан энцифалеты очраклары теркәлмәсә дә, бу вакытта аеруча сак булу кирәк. Әлбәттә, иң отышлы ысул - вакцина ясату. Ә инде талпан кадалган икән, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдеклегең белән арынуның ахыргы нәтиҗәсе зыян белән бетәргә мөмкин. Май, июнь, июль...

Яз - талпанның баш калкыткан чоры. Әлегә медучреждениеләрдә талпан энцифалеты очраклары теркәлмәсә дә, бу вакытта аеруча сак булу кирәк.

Әлбәттә, иң отышлы ысул - вакцина ясату. Ә инде талпан кадалган икән, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үз белдеклегең белән арынуның ахыргы нәтиҗәсе зыян белән бетәргә мөмкин.

Май, июнь, июль айларында талпан зарарлы, шуңа да урман-кырларга чыкканда озын җиңле, кул-аяк, баш каплаулы киемнән булу яхшырак.

Безнең җирлектә бу бөҗәк аеруча зәһәрле саналганлыктан, бу чорда урманнарга барудан тыелып тору мәслихәт.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда талпанның баш калкыткан чоры башланды

Нет комментариев