Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда милли мәгарифне үстерүдә зур игътибар бирелә

    Азнакайда урамга чыгасыңмы, кибеткә керәсеңме, офистамы - татарча рәхәтләнеп сөйләшкәннәрен ишетергә була. Район халкының 80 проценттан артыгын татарлар тәшкил итә, шуңа күрә бу һич тә гаҗәп түгел. Шулай да глобальләшү заманында туган телебезне югалту безгә дә янамый кала алмый. Аны саклау буенча районда нинди эшләр башкарыла? Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр...

    Азнакайда урамга чыгасыңмы, кибеткә керәсеңме, офистамы - татарча рәхәтләнеп сөйләшкәннәрен ишетергә була. Район халкының 80 проценттан артыгын татарлар тәшкил итә, шуңа күрә бу һич тә гаҗәп түгел. Шулай да глобальләшү заманында туган телебезне югалту безгә дә янамый кала алмый. Аны саклау буенча районда нинди эшләр башкарыла? Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Илгизә Ильясова белән әнә шул хакта әңгәмә кордык.

    - Илгизә Миркасыймовна, "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" Закон районда ничек үтәлә?

    - Бүгенге көндә туган телебезне, тарихыбызны өйрәнү, яшь буында милли үзаң формалаштыру, иҗади, көндәшлеккә сәләтле, сыйфатлы белем алган заманча шәхесләр тәрбияләү - район милли мәгарифе алдында торган әһәмиятле бурычлар. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә милли мәгарифне үстерү максатында махсус комплекслы программа төзелде. Ул балаларга ана телендә белем һәм тәрбия бирүне, уку-укыту телен ирекле сайлау мөмкинлеге тудыруны; барлык мәгариф учреждениеләрен милли дәреслекләр, методик кулланмалар, уку әсбаплары белән тәэмин итүне, ана телендә белем һәм тәрбия бирүнең матди базасын ныгытуны күздә тота. Районыбызда татар теле, дәүләт теле буларак, барлык мәктәпләрдә дә 100% өйрәнелә.

    Шәһәр һәм район мәктәпләрендә барлыгы 6489 укучы бар. Шуларның 5359-ы (82,6%) татар милләтеннән, 712-е (11%) рус, калганнары чуваш, мари, башкорт, әрмән, әзербәйҗан, үзбәк, таҗик милләтеннән.

    Татар балаларының 3749е шәһәр мәктәпләрендә, 1610сы авыл мәктәпләрендә укый. Кызганычка каршы, аларның 30,04% гына туган телдә белем ала. Бу шәһәр мәктәпләрендә татар балаларының рус классларында укуы белән аңлатыла. Әлеге проблеманы хәл итү максатында быелгы уку елында шәһәребезнең 4 мәктәбендә татар сыйныфлары ачылды.

    - Оптимальләштерү татар мәктәпләренә кагылдымы?

    - Районда татар мәктәпләре саны сакланып калды. Бүген туган телдә белем бирүче 1 гимназия, 8 гомуми урта, 8 төп, 8 башлангыч татар мәктәпләре филиал булып эшләп киләләр. Татар-рус телендә белем һәм тәрбия бирүче 6 мәктәп эшли. Рус мәктәпләренең саны - 7.

    - Татар теле укытучыларының мөмкинлекләре хакында ниләр әйтер идегез?

    -Район мәктәпләрендә 103 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Аларның барысы да югары белемле. Укытучыларыбыз заман белән бергә атлыйлар. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында агымдагы уку елында 56 укытучы белемен күтәрде. "Безнең иң яхшы укытучы" республи­ка грантында соңгы 4 елда 44 татар теле һәм әдәбияты укытучысы җиңүгә иреште. Өс­тенлекле милли "Мәгариф" проектында 3 татар теле һәм әдәбияты укытучысы җиңүче булды. "Ел укытучысы", "Мастер-класс" республика бәйгеләрендә дә укытучыларыбыз актив катнаша.

    Республика олимпиадаларында укучыларыбыз 15 ел дәвамында уңышлары белән куандыра. Узган уку елында 3 җиңүче, 4 призлы урын, быел 5 призлы урын яуладык. Шулай ук Халыкара олимпиада да 3 укучыбыз җиңүгә иреште. Болар да белем бирүнең сыйфат күрсәткече.

    - Авыл мәктәпләрендә туган телебезне тиешенчә укыту өчен шартлар җитәрлекме?

    - "Мәгариф" өстенлекле дәүләт проекты кысаларында Азнакай гимназиясе, Актүбә 3 нче татар мәктәбенә башлангыч сыйныфлар өчен заманча җиһазландырылган класс-кабинетлар кайтартылды. Тымытык, Урманай, Чубар-Абдул, Урсай, Югары Стәрле, Әлкәй, Мәлбагыш, Сукаеш мәктәпләре интерактив такталар, лингофон кабинеты, моно-блок, хуҗалык җиһазлары белән тәэмин ителде.

    - Туган телне ярату өчен, халкыңның тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә, өйрәнергә дә кирәк...

    - Безнең Азнакай төбәгендә күренекле шәхесләр, истәлекле урыннар күп. Укучыларыбыз үз авылларының тарихи урыннары, күренекле шәхесләре турында тирәнтен өйрәнеп, фәнни эшләр башкаралар һәм республикакүләм, төбәкара фәнни-эзләнү конференцияләрендә уңышлы чыгышлар ясый. Россия һәм республика күлә­мендә үткәрелә торган «Зирәк тиен», «Сөйкемле Шүрәле», «Илһамлы каләм», «Мин татарча сөйлә­шәм» бәйгеләрендә; «Без тарихта эзлебез», «Та­тар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар», «Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге», Хуҗа Бадиги исемен­дәге республикакүләм фәнни-гамәли конферен­цияләрендә; Татарстан Республикасы Прокура­турасы тарафыннан үткәрелгән иншалар конкурсында; Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин укуларында, «Тамчы-шоу» телевизион ин­теллектуаль уенында актив катнашалар, җиңүләр яулыйлар.

    "Безнең мирас", "Мәгариф", "Мәктәп һәм гаилә" журналлары белән оештырылган чараларда катнаштылар. Узган ел төбәкара "Марсель Галиев укулары" үткәрелде. Быел да апрель аеда узачак.

    Милли мәгарифнең тагын бер әһәмиятле тармагы - чит төбәкләрдәге милләттәшләребез белән тыгыз элемтә, һөнәри бердәмлек булдыру. Башкортостанның Бакалы районы Урманай мәктәбе, Белоруссиянең Ивье шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез, Төркиянең Тарсус шәһәре белән хезмәттәшлекнең 20 еллык матур тарихы бар. Узган ел бер төркем Азнакай укучылары Тарсуска кунакка барып, ял итеп кайтты. Шул җәйне Тарсус укучылары һәм укытучылары Азнакай, Әлмәт, Казан шәһәренең истәлекле урыннарында булып китте. Тымытык урта мәктәбе базасында "Халыкларның милли гореф-гадәтләре" халыкара конференциясе уздырылды. Анда Кытай Халык Республикасы делегациясе, Мәскәү, Якутия фәнни-тикшеренү университеты, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты.

    Милли мәгариф - милләтнең яшәешен, үсешен һәм алгарышын билгеләүче, тел, тарих, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклаучы төп корал. Бездән бу юнәлештә алга таба да зур хезмәт сорала.

    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: