Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда машиналарны торак йортлар фасадыннан 10 метр ераклыкта гына куярга ярый

    ТР синоптиклары Азнакайда һава торышының бозылуы турында кисәтә. Бу атнада шактый суык көннәр көтелә. Көндез температура 7-16 градуска төшәчәк. Төнлә терекөмеш баганасы -20 градус күрсәтәчәк, ял көннәрендә кар явачак. Соңгы көннәрдә температураның тотрыксызлыгы һәм явым-төшем күп булу сәбәпле, юлларда бозлавык барлыкка килде, ә түбәләрдә «карлы башлыклар» һәм боз сөңгеләре эленеп...

    ТР синоптиклары Азнакайда һава торышының бозылуы турында кисәтә. Бу атнада шактый суык көннәр көтелә. Көндез температура 7-16 градуска төшәчәк.

    Төнлә терекөмеш баганасы -20 градус күрсәтәчәк, ял көннәрендә кар явачак. Соңгы көннәрдә температураның тотрыксызлыгы һәм явым-төшем күп булу сәбәпле, юлларда бозлавык барлыкка килде, ә түбәләрдә «карлы башлыклар» һәм боз сөңгеләре эленеп тора.

    Муниципаль районның хезмәтне саклау бүлеге аеруча игътибарлы булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Шәһәр Советы карары нигезендә, шәхси автотранспортларны торак йортлар фасадыннан 10 метр ераклыкта гына куярга ярый. Бу машиналар зыян күрмәсен өчен эшләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: