Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда җитештерелгән тәмле, сыйфатлы, файдалы... да

    Бүгенге көндә җаның ни тели, бар да бар. Кибет киштәләренә тезелеп киткән ризык муллыгыннан күзләр камаша. Сәүдә нокталары да адым саен тезелеп киткән. Ни дисәң дә, кайда, ничек, нәрсә кушып ясалганын белмәгән продукция алып ашаганчы, үз кырларыбызда үскән ашлык, җиребездә үскән яшелчә ашау, кырларда үскән үлән белән тукланучы сыер сөтен...

    Бүгенге көндә җаның ни тели, бар да бар. Кибет киштәләренә тезелеп киткән ризык муллыгыннан күзләр камаша. Сәүдә нокталары да адым саен тезелеп киткән. Ни дисәң дә, кайда, ничек, нәрсә кушып ясалганын белмәгән продукция алып ашаганчы, үз кырларыбызда үскән ашлык, җиребездә үскән яшелчә ашау, кырларда үскән үлән белән тукланучы сыер сөтен эчү ... сәламәтлек өчен дә күпкә файдалырактыр ул. Сатып алучылар кайда һәм нинди шартларда җитештерелгән ризыкны үз итә икән? Алардан шул хакта сораштырдык.

    Лилия, Казаннан кайткан кунак
    Әлбәттә, үзебездә җитештерелгән продукцияне алырга тырышам. Казан шәһәрендә уздырылган көзге ярминкәләргә йөрдек. Бик мул һәм җаның ни тели, бар да бар анда, рәхмәттән башка бер сүзем дә юк. Әмма һаман саен ярминкәгә дә йөреп булмый. Гипермаркет, супермаркетларга көн саен керергә туры килә. Кызганычка каршы, биредә үз җирлегебездә җитештерелгән продукцияне мулдан дип әйтәсе килми. Гомумән, супермаркетларга чит илләрдән китерелгән продукцияне сату күпкә җиңелрәк, отышлырактадыр ул. Илебездә продукцияне, бигрәк тә җиләк-җимешне бозылмаслык итеп эшкәртүгә зуррак игътибар бирергә кирәк. Үзебездә үскән алмалар кая? Аның каравы чит илдән килгән банан, әфлисуннар өелеп тора. Аларны бозылмасын өчен ни эшләтәләрдер, кем белгән? Ә үзебезнекен курыкмыйча аласың. Сүз дә юк, алмасы да бик тиз череп чыга, сөт тә ачый. Әмма чын натураль продуктның шундый булырга тиешлеген онытмаска кирәк.


    Мин үземнең туган җирем-Азнакайга еш кунакка кайтам. Биредә үз җиребездә җитештерелгән продукцияне сатып алырга бар мөмкинлекләр дә бар. Адым саен авыл хуҗалыклары үзләренең ит кибетләрен ачкан, җитмәсә аларны теләсә кайсы вакытта базардан да төшеп алырга була. Аннан соң биредә һәр атнаны авыл хуҗалыгы продукциясе сату ярминкәләре дә оештырыла. Кондитер ризыклары, тутырмалар, сөт ... ризыкларын да үзләрендә җитештерәләр. Хәтта печенье фабрикасына кадәр ачканнар бит. Әле игътибар иттем: сату срогы нибары 10 көн. Димәк, файдалану вакытын озайту өчен ниндидер катнашмалар кушылмаган. Оҗмахның үзе инде монда.


    Әнисә ханым:
    - Мин атна саен узучы авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләрен бик яратам. Анда тавык-үрдәген үстерүчеләрен дә танып бетердем. Бәлеш пешерергә кош-кортның эч-башын да алам. Азнакайда бар мөмкинлекләр дә бар.


    Кибетләрдән үзебезнең Татарстан җирлегендә үстерелгән тавыкларны һич курыкмыйча сатып алам. Чит илләрдән килгән ялтыравык кәгазьле тутырмалар һәм башка ризыкларны читләп үтәргә тырышам. Карап торышка бик матур, кызыктырырлык та бит, тәме дә тәмле. Әмма сәламәтлек кыйммәтрәк.


    Мәдинә:
    - Шәһәребездә "Азнакайныкын сатып ал!" акцияләре уза. Менә шунда җитештерүчеләр үз продукцияләрен күргәзмәгә куя, тәмен татып, җитештерүчегә үзеңне кызыксындырган соравыңны биреп, турыдан-туры җавап алырга мөмкин.
    Шундый акциядән соң, ипине бары тик бер урыннан гына ала башладым мин. Рәхмәт, киләчәктә дә узып торсын мондый чаралар.


    Рәмзия, авылдан килеп сөт сатучы:
    - Алып килгән сөтемне беркайчан да кире алып кайтып киткән юк. Өлкән яшьтәге апа-агаларның өенә үк кертеп бирәм. Көтеп алалар. Йомыркага мин килгәнчегә кадәр үк чиратка баскан булалар. Соңгы вакытта районыбыз җитәкчелеге авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, мөгезле эре терлек, кош-корт, умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә, яшьләрне авылда калдыруга аеруча зур игътибар бирә. Әле менә 4-5 баш савым сыер асраучыларга бушлай савым аппаратлары таратып чыктылар. Яшь гаиләләргә бозау бирделәр. Хуҗалык җитәкчеләре дә пай җирләре өчен ашлыгын бирә, кирәксә техникасы белән ярдәм итә. Шундый стимул булганда эшлисе генә килеп тора. Ит-сөт сатып, тормышны да алып барабыз, балаларны да укытабыз.


    Фәния, шәхси эшмәкәр:
    - Җанымны иң борчыганы - салымнар. Башка төр түләүләр, кәгазь волокитасы да үзәккә үтә.

    Әнвәр Җиһангиров, эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе:
    - Районыбызда бизнес белән шөгыльләнүчеләр өчен җирлек киң, район җитәкчеләре дә ныклы ярдәм кулын суза. Бүгенге көндә районның эшкә яраклы халкының 7,5 меңе бизнес өлкәсендә шөгыльләнә. Районда 420 кече һәм 1124 шәхси эшмәкәр, 145 КФХ бар. Агымдагы елда эшмәкәрләр тарафыннан җитештерелгән товар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43,8 процентка күбрәк. Бу күрсәткечләрнең барчасы да сатып алучыларның үз җирлегебездә җитештерелгән продукция, товарларны үз итүе хакында сөйли. Чөнки үз җитештерүчеләребез җирле халыкның яраткан ризыгы, көнкүреше, йола-гадәтләрен яхшы белеп эш итәләр.


    Алга таба да җирле җитештерүчеләребез, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Үз җирлегебездә җитештерелгән продукцияне сатып алган азнакайлылар җирле җитештерүчеләрне яклап кына калмыйлар, алар районыбыз икътисадын үстерүгә, димәк тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга, якташларыбызга яңа эш урыннары булдыруда да үзләреннән зур өлеш кертәләр.


    Фирдәвес, авыл хуҗалыгы белгече:
    - Хәзер санкцияләр, илебезгә продукция кертүне чикләү турында күп сөйлиләр. Районыбызда ит һәм сөт җитештерү артып торганда, рекордлы иген уңышы үстергәндә бу безгә куркыныч тудырмас. Районыбыз үсеш юлында. Актүбә бистәсендә төзелеп килүче мега-ферма үзе генә дә районыбызның зур казанышларга ия булуы турында сөйли.


    Әңгәмәдәш:Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: