Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда исәптә торган 47 наркоманның 5се – хатын-кыз

    Наркомания - бүгенге җәмгыятьнең иң "авырткан" урыннарының берсе. Хөкүмәтебез тарафыннан аңа каршы күпкырлы көрәш алып барылса да, бу афәтнең ятьмәсенә эләгүче яшьләр саны кимеми. Районның наркоманиягә каршы комиссиянең чираттагы утырышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин комиссия әгъзаларын, оешма-учреждениеләр җитәкчеләрен чын мәгънәсендә "утлы таба" да биетте. - Тәртип сагы органнары вәкилләре, педагоглар,...

    Наркомания - бүгенге җәмгыятьнең иң "авырткан" урыннарының берсе. Хөкүмәтебез тарафыннан аңа каршы күпкырлы көрәш алып барылса да, бу афәтнең ятьмәсенә эләгүче яшьләр саны кимеми.

    Районның наркоманиягә каршы комиссиянең чираттагы утырышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин комиссия әгъзаларын, оешма-учреждениеләр җитәкчеләрен чын мәгънәсендә "утлы таба" да биетте.

    - Тәртип сагы органнары вәкилләре, педагоглар, әти-әниләр, бергәләп, бу яман гадәтләрдән балаларыбызны сакламасак, моның киләчәктә үзебезгә начарлык булып кайту куркынычы зур. Бу юнәлештә районның мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре аеруча актив эш оештырырга тиеш, - диде комиссия рәисе Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында. Ул шулай ук имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән дә юнәлешле эш алып барырга, һәр балага шәхси якын килеп, аларны түгәрәкләргә, спортка тартырга кушты.

    Район үзәк сырхауханәсе табиб-наркологы Фәния Рамазанова белдерүенчә, наркология кабинеты махсус исәбендә бүген шушы диагноз куелган 47 кеше тора. Аларның иң яшенә 28 яшь. Ә профилактик исәптә, ягъни бер яки ике мәртәбә наркотик татып караучылар - 34 кеше. Ни кызганыч, наркотик матдәләр кулланучы азнакайлылар арасында гүзәл зат исемен йөртергә тиеш булган сигез хатын-кыз да бар. Исәптә торучы наркоманнарның 13е - ВИЧ-инфекцияле.

    Җирлегебездә сәрхүшләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең елдан-ел артуы ныклап борчылу өчен сәбәп. Мәсәлән, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов чыгышыннан күренгәнчә, бүген районда һәр җинаятьнең өченчесе исерек баштан кылына. Агымдагы елда алар катнашлыгында 52 җинаять теркәлгән, шул исәптән, 39 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Ә бит аларның 31е - җир җимертеп эшләрдәй әзмәвердәй адәм, бишесе - балаларына ана назы бирергә тиеш булган хатын-кыз! Исерек килеш җәмәгать урыннарында йөргән кешеләргә карата төзелгән беркетмә саны белән танышсаң, чәчәләр үрә торырлык - 394. Бу көн саен якынча 4-5 сәрхүш полиция вәкилләре "кармагына эләгә" дигән сүз.

    Районда рецидив җинаятьләр, ягъни берничә тапкыр хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган, саны да арта. Рафаэль Әюпов белдерүенчә, шундыйлар тарафыннан ел башыннан 47 җинаять кылынган.

    - Минем карашка, бу проблема, барыннан да элек, хезмәткә урнашу мәсьәләсе, кешеләрнең мәшгуль булмаулары белән бәйле. Даими эше, ниндидер мавыгулары булган кешеләрнең кирәкмәгән шөгыльләргә вакыты булмый. Бүген күп кенә эш бирүчеләр хөкем ителгән кешеләрне эшкә алудан баш тарталар. Алар кая барырга, кайда акча эшләргә тиеш? Эшсезлектән урамда селкенеп йөреп, чираттагы тапкыр җинаять кылалар да, тагын берничә елга рәшәткә артына кереп утыралар. Һөнәр алуда, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда аз гына булса да ярдәм күрсәтелсен иде, - ди полиция вәкиле.

    Әйе, кайда абынасын белсә, бөтен кеше дә шул урынга салам түшәп куяр иде дә бит. Әмма дөнья син дигәнчә генә бармый. Уйлап бетермичә, ялгышлыклар кылып куябыз да, аннан үкенеп туя алмыйбыз шул. Ләкин хөкем ителгәнлек турында "кара мөһер" кешене гомер буе озата йөрергә тиеш түгел, минемчә. Аларның да яшәргә, тормыш итәргә, эшләргә хакы бар.

    - Эш таба алмаганнар тагын кыек юлга кереп китә. Акчасы булмаганы урлаша башлый, башка җинаятьләр кыла. Шуңа күрә ачы язмышка дучар ителгән кешеләрне беркем дә каккаларга-суккаларга тиеш түгел, киресенчә аларга мөмкинлек биреп, аякка басарга ярдәм итәргә, җинаять сазлыгыннан коткарырга кирәк, - диде комиссия рәисе һәм әлеге мәсьәләне үзенең контроленә алачагын белдерде.

    Бүген районда җинаятьләрне булдырмый калуда яки аларны ачыклауда ирекле халык дружиналары хезмәте зур әһәмияткә ия. Ләкин Татарстан Республикасының төбәк реестры тарафыннан Азнакайның сигез халык дружинасы гына теркәлгән. Алар составында 149 кеше бар. Дружина вәкилләренең аз булуына комиссия рәисе дә канәгатьсезлек белдерде. Ул дружиналарга хезмәт коллективларыннан күбрәк кешене, ветераннарны җәлеп итәргә, бу эшне тулысынча оештырып бетерергә кирәклегенә басым ясады.

    - Әгәр без хокук саклау органнарына ярдәм итәргә, җәмәгать тәртибен саклауны югары дәрәҗәдә оештырырга телибез икән, бүген ДНД составында ким дигәндә 1 мең әгъза булырга тиеш, - ди Марсель Шәйдуллин.

    Комиссия утырышына йомгак ясап, муниципаль район башлыгы наркотикларга, эчүчелеккә каршы көрәшнең шәһәр-райондагы барлык структуралар өчен төп бурыч икәнен әйтте һәм җәмгыять киләчәгенә куркыныч тудыручы әлеге афәтләр белән көрәштә һәркем катнашканда гына уңай нәтиҗәгә өмет итәргә мөмкин булуын ассызыклады.

    Таңсылу САНИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: