Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда хәйрия акциясендә шәфкатьлелек фондына 2 миллион 202 мең сум акча җыелды

    Март кояшы карны гына түгел, җаннарны да эретте ул көнне. Календарьдагы 20 март көнен азнакайлылар игелекләр кылу көне дә итеп, аңа тагын да ямь, мәгънә өстәделәр. Бәхетле, игелекле җомга көне... Мәдәният йорты бусагасын үтүгә, бирегә агылучы халыкны районыбыз мәктәпләре вәкилләре каршы алды. Алар үз биләмәләрендә үстерелгән җиләк-җимеш кайнатмалары, яшелчәләр, җылы...

    Март кояшы карны гына түгел, җаннарны да эретте ул көнне. Календарьдагы 20 март көнен азнакайлылар игелекләр кылу көне дә итеп, аңа тагын да ямь, мәгънә өстәделәр. Бәхетле, игелекле җомга көне...

    Мәдәният йорты бусагасын үтүгә, бирегә агылучы халыкны районыбыз мәктәпләре вәкилләре каршы алды. Алар үз биләмәләрендә үстерелгән җиләк-җимеш кайнатмалары, яшелчәләр, җылы оебашлар, берсеннән-берсе матур кул эшләнмәләре тәкъдим итеп, әнә шулай шәфкатьлелек акциясенә сәүдәләре белән дә өлеш кертергә булган. Марафонга килүчеләргә кәнфитле чәчәк һәм бу көннең мәгънәсен ачып, игелеккә чакырып мөрәҗәгать язылган өчпочмаклы солдат хаты тапшырып, залга да һәркемне укучылар озата торды. Гомумән, районыбызның мәдәният һәм мәгариф өлкәләре бу чарага бар тырышлыгын салган. Сәхнә осталары, үзешчәннәребез сугыш чоры җыр-биюләре белән шул дәһшәтле елларда йөртте. Башка бик күп хезмәт коллективлары кебек үк мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре дә мохтаҗларга ярдәм максатыннан оештырылган "Азнакай" фондына бер көнлек хезмәт хакы күләмендә акча күчергәннәр. Моннан тыш, мәктәпләрдә акция игълан ителеп, 116 мең сумнан артык иганә акчасы җыелган.
    -Мәрхәмәтлелек - адәм затының иң күркәм сыйфаты, - дип башлады сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Азнакай районында изге күңелле кешеләр яши. Һәр елны үткәрелеп килгән игелек марафоннарында һәрчак шуңа инанабыз. Быелгысы аеруча мөһим һәм изгелеккә сугарылган: ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Әлбәттә, безнең кайгыртуга мохтаҗ хөрмәтле ветераннарыбыздан тыш, күзләребезгә карап торган, тернәкләндерүгә, катлаулы операцияләрдән соң сихәтләнүгә өмет тоткан сабыйларга, инвалидларга, авыр тормыш хәлендә калган райондашларга да ярдәм кирәк...
    Бүгенге көндә районда 114 сугышны кичкән ветеран, 1659 тыл фидакаре һәм сугыш ветераннарының тол хатыннары яши. Алар хакында кайгырту - изге бурыч итеп куелды. 455 сугыш ветераны торак белән тәэмин ителгән.
    Район үзәк сырхауханәсе бүлекләрендә алар өчен 12 барлык уңайлыклары булган палаталар эшләнде. Туган көннәре, гаилә бәйрәмнәре уңаеннан район җитәкчелеге һәркайсын өйләренә барып котлый. Узган ел 320 ветеран шундый игътибар-кайгырту күрде. Хәзерге вакытта ветераннарыбызны Җиңүнең 70 еллык юбилей медальләре белән бүләкләү тантаналары бара...
    Язмыш сынаулары алдында калган, тормыш афәтләре кичергәннәргә дә безнең хәер-хак, күңел назы кирәк.
    Районда хәзерге вакытта 4 мең 238 физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше яши, 690 күпбалалы гаиләдә 2 мең 186 сабый тәрбияләнә, мохтаҗлыкта яшәүче 800 гаилә, инвалид балалары булган 298 гаилә, авыр хәлдә калган 200 гаилә бар.
    Узган ел 17 мең 510 кеше, 36 юридик затлар тарафыннан 33 миллион 310 мең сумлык иганә ярдәме күрсәтелгән. Кылган һәр игелекнең йөзе белән кире әйләнеп кайтасын, язмыш җибәргән сынаулардан беребезнең дә хали түгеллеген онытмасак иде.
    Телеэкрандагы инвалидларның тормыш-яшәешенә багышланган сюжетларга кем генә битараф калды икән?! Гарип булып туган нарасыйларын тәрбияләгән аналарның сабырлыгына, игътибар көченә бер соклансаң, һәр хәрәкәте зур авырлык белән бирелгән сабыйларның үсенте кояшка үрелгән кебек яшәргә талпынуына күз яшьләрсез генә карый да алмыйсың. Аларның да моңа хакы бар һәм монда безнең дә ярдәм кирәк. Балаларның күңелдә йөрткән хыялларын тормышка ашырып, алар теләгән әйберләрне бүләк иткән изге күңелле җитәкчеләребезгә залдагы һәркем эченнән генә рәхмәт әйтеп утыргандыр. Районыбызның нефть тармагы, эшкәртү сәнәгате, бюджет өлкәсе, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре... гомумән, хезмәт коллективлары вәкилләре сәхнәдә бер-берен алыштыра торып, һәркайсы игелек гамәлендә өлешләрен кертергә ашыкты. Марафон 10.00 сәгатьтә башланып, аның беренче минутларында ук 3 мең 300 сум, ә инде 11 сәгать 25 минутка 510 мең 867 сум акча җыелган иде. Берникадәр алдарак, ягъни акция игълан ителгәннән соң, фондка 1 миллион 400 мең сум акча күчкән. Телемарафон кичке 16.00 сәгатькә кадәр барып, һәр азнакайлы анда үз өлешен кертә алды, ә инде бу көнне өлгерә алмаучыларга иртәгәсен дә соң түгел иде - шундый мөмкинлек Нәүрүз бәйрәмендә дә тудырылды. Бу көннәрдә шәфкатьлелек фондына җәмгысе 2 миллион 202 мең сум акча җыелды. Тамчыдан күл җыела, дигән сүзләрнең мәгънәсе менә шунда чагыла да инде. Әлбәттә, игелек кылырга беркайчан да соң түгел. "Азнакай" фонды счетлары ел дәвамында һәркемгә ачык.
    ...Мәдәният йортында барган телемарафоннан һәркем бөтенләй икенче кеше булып, дөньяга башкача караш белән чыккандыр ул көнне. Әнә шулай март кояшы нурларында җаннардагы битарафлык та юылып төшеп, кар сулары белән агып китте. Күңелләр сафланып калды, яшәеш бөтенләй икенче мәгънә алды...
    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: