Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 184 ятим бала исәптә тора

    Хезмәт юлымның башында миңа Азнакай ятимнәр йортында эшләргә туры килде. Биредә күбрәк ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар тәрбияләнә иде. Шул балалар һәрчак аларны бар дип тә белмәгән эчкече әти-әниләре янына ашкындылар. Чирмешән районының бер ерак авылына качкан үз сыйныфымдагы кызны эзләп баруымны һәм анда күргәннәремне бүген дә онытасым юк. Авыл мәктәбе...

    Хезмәт юлымның башында миңа Азнакай ятимнәр йортында эшләргә туры килде. Биредә күбрәк ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар тәрбияләнә иде. Шул балалар һәрчак аларны бар дип тә белмәгән эчкече әти-әниләре янына ашкындылар.

    Чирмешән районының бер ерак авылына качкан үз сыйныфымдагы кызны эзләп баруымны һәм анда күргәннәремне бүген дә онытасым юк. Авыл мәктәбе җитәкчеләре белән йортларын эзләп таптым. Өй алды ишеген ачып җибәрсәк, анда бозау кадәрле эт безгә ыргыла.

    Өзгәләп атмаса ярар иде дип, курка-курка өйгә үттек. Берсеннән-берсе кечкенә балаларның җир идәндә йөгереп йөргәнен күргәч, имәнеп киттем. Андагы пычраклыкны, шапшаклыкны, хәерчелекне сүз белән генә аңлатып булмый. "Бу этне асраганчы, бер сыер я бозау тотсалар, балаларга әз булса да ашарга ризык булыр иде", - дип юл буе уйланып кайттым.

    Интернатта киендерәләр, һәркемнең чиста ятагы бар, бик яхшы ашаталар иде. Әмма әти-әни, туган йорт җылысын берни дә алыштыра алмый шул! Бу җылыны тапмасалар да, өметләнеп кайткан инде алар.

    Бәхеткә, ятимнәрне гаиләләргә бирә башладылар.

    Безнең районда әлеге эш белән опека һәм попечительлек бүлеге шөгыльләнә. Аның җитәкчесе Илүзә Мофаздалова хәбәр итүенчә, бүгенге көндә районда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 184 ятим бала исәптә тора. Шуларның 102 се - опекага, 79 ы - килешү буенча гаиләгә тәрбиягә алынган, 3 се - Суворов исемендәге ущилещеда белем һәм тәрбия ала.

    2013 елның ноябреннән республикабызда социаль имин булмаган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау системасы башлады.

    Хәзер барлык профилактика субьектлары: опека һәм попечительлек, социаль яклау, эчке эшләр бүлекләре, җинаять-башкарма инспекциясе, яшьләр, спорт, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәшгульлек учреждениеләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары шушы система базасына мондый гаиләләр һәм балалар исемлеген, алар белән нинди эшләр башкарылуы, нинди хезмәтләр күрсәтелүе турында мәгълүматларын кертәләр һәм шуннан мәгълүмат ала алалар.

    Кызганычка каршы, баласын хәмергә алыштырып, үз рәхәтлекләрен генә күреп яшәгән гаиләләр һаман да очрап тора. Мәсәлән, агымдагы елда мәгариф идарәсе социаль имин булмаган 17 гаиләне ачыклаган, аларның 11е ведомствоара исәпкә куелган. Опека һәм попечительлек бүлеге сигез ай эчендә 10 ятим бала барлыгын ачыклаган.

    - Күбрәк кечкенә балаларны тәрбиягә алырга тырышлар. Ә менә 2014 елның 1 гыйнварыннан дәүләт түбәндәге чаралар күрде: бертуганнарны, шулай ук 7 яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләрне уллыкка-кызлыкка алучыларга бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 100 мең сумга җитте. Шулай ук уллыкка алу турында суд карарын апелляциягә бирү вакыты кыскарып, 10 көнгә калды, вакытлыча опека вакыты 6 ай күләмендә озынайтылды, - дип аңлатты Илүзә Мофаздалова.

    Әлбәттә, баланы чит кулларга тапшырганчы, опека һәм попечительлек бүлеге башта баланың якын туганнары белән сөйләшә, ата-аналык хокуларыннан мәхрүм ителгәннәр белән хокукларын кире кайтару буенча аңлату эшләре алып бара.

    Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокуларын яклау комиссиясе дә юлдан язган ата-аналарны акылларына утыртырга тырыша.

    - Баланы үз ата-анасыннан тартып алу - йөрәкне тетрәндергеч вакыйга. Гаиләдә әти эчсә, ярты бәла. Ни аяныч, соңгы елларда әниләр эчүчелеккә сабышты. Бу күренеш авылларда да тамыр җәйде. Әҗәтләре җыелып, уты, газы, суы өзелгән гаиләләр бар. Ә бит хәмергә акча табалар. Ничек үз язмышыңа, балаларың язмышына шулкадәр битараф булып була икән? Бәгыреңнән өзелеп төшкән җимешеңне аракыга алыштырырга мөмкинме?! - дип аталарча борчылу белән сөйли комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев.

    Шөкер, балаларның ачы язмышына битараф булмаган гаиләләр күп Азнакаебызда. Әле бүген дә 17 гаилә үз кочакларына аларны сыендырабыз дип атлыгып тора. Тудырган түгел, үстергән ана диләр. Шулай да, һәр сабыйга үз ата-анасы кочагында үсәргә насыйп булсын иде.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Әлеге мәсьәлә буенча сайтыбызда фикер алышырга чакырабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: