Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай йолдызчыклары башкаланы әсир итте

    Районның иҗтимагый-икътисади тормышына багышланган чираттагы киңәйтелгән киңәшмәне бу атнада "Созвездие - Йолдызлык" республика (илдә шундый бердәнбер бәйге!) фестиваленең 2005 елдан алып лауреат исемен яулап килгән йолдызы, дүрт тапкыр дәүләт стипендиясенә лаек булган, быел да җиңүгә ирешеп, 25 апрельдә гала-концертта чыгыш ясап кайткан "Бәхет" ансамбле гаҗәеп матур чыгышы белән башлап җибәрде....

    Районның иҗтимагый-икътисади тормышына багышланган чираттагы киңәйтелгән киңәшмәне бу атнада "Созвездие - Йолдызлык" республика (илдә шундый бердәнбер бәйге!) фестиваленең 2005 елдан алып лауреат исемен яулап килгән йолдызы, дүрт тапкыр дәүләт стипендиясенә лаек булган, быел да җиңүгә ирешеп, 25 апрельдә гала-концертта чыгыш ясап кайткан "Бәхет" ансамбле гаҗәеп матур чыгышы белән башлап җибәрде. Берсеннән-берсе янып торган кыз-малайларны туплаган иҗат коллективын, аның җитәкчесен - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллинаны, фестивальдә 2нче дәрәҗә лауреат исеме алган "Балачак" бию ансамблен һәм җитәкчесе Миләүшә Зарифуллинаны зур җиңүләре белән котлап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Азнакай сәнгать мәктәбенең Эльвира Шәйхуллина һәм Фирдәвес Әхмәтгалиева җитәкләгән "Фантазия" һәм "Юлдаш" ансамбльләре дә фестивальдә 2нче һәм 3нче дәрәҗә лауреатлар исемен алдылар.

    Республикакүләм чараларда җиңүләр яулаган райондашларыбыз, бу араларда туган көннәрен билгеләп үтүче җитәкчеләр дә район башлыгының тәбрикләвен кабул итте.

    РФ эчке эшләр министрлыгының Азнакай буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров райондагы оператив хәл торышын яктыртты. Бер ай эчендә эчке эшләр бүлегендә 683 хәбәр алынган. 26 җинаять эше теркәлеп, аларның 18е ачылган. 2 авыр һәм аеруча авыр җинаять кылынган.

    Бакчачылык ширкәтләрендә, гаражларда чит кеше милкенә кул сузу, нефть объектларында, терлек торакларында урлашу фактлары теркәлгән. Балигъ булмаган балаларга спиртлы эчемлекләр сатучыларга, шулай ук ялган аракы, көмешкә белән сату итүчеләргә карата җитди чаралар күреләчәге кисәтелде.

    Азнакай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров шәһәрнең иҗтимагый-социаль тормышын чагылдырды. Санитар-экологик чистарыну икеайлыгы барышында үткәрелгән өмәләргә анализ ясап, ул зур активлык күрсәткән хезмәт коллективларын, ТСЖларны исемләде. Агачлар утыртып (бүгенге көнгә 500ләп утыртылган инде), шәһәребезне яшелләндерү буенча да шактый гына эшләр башкарыла. Чыгышында шулай ук күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү, үзәк урамнарның берсендә фонтан төзеләчәге, язгы өмәләрнең алга таба да дәвам итәчәге хакында әйтеп узды һәм аларда башкаларны да активлык күрсәтергә чакырды. Азнакай муниципаль районы профсоюзларының координацион советы рәисе Рәфис Хәсәновның чыгышы районыбызда Яз һәм Хезмәт бәйрәмен үткәрү, бу уңайдан планлаштырылган чараларга багышланды.

    Май аеның тантаналы һәм истәлекле бәйрәмнәре хакында сүзне дәвам итеп, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев җирлегебездә яшәүче 175 сугыш ветераны, сугышта катнашучыларның 53 тол хатыннары, 2350 тыл ветераннарының берсе дә игътибар-кайгыртусыз калмаска тиешлегенә басым ясады. Ул азнакайлыларга Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы карау мөмкинлеге булуын әйтеп, билетларга заявкалар алынуын белдерде. Сүз уңаеннан шунсын да әйтергә кирәк, Универсиада бәйгесендә районыбызның танылган спортчысы Светлана Крашенинникова да катнашачак.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов алда торган бурычларны барлап, чараларга аерым тукталды.

    Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин киңәшмәдә ясалган чыгышлар буенча үз фикерләрен җиткерде, җирлегебездә үткәрелгән чараларга киңкырлы анализ ясады, алга бурычлар билгеләде. Җиңү бәйрәменә аерым тукталып, ветераннарыбызга бөтен күңел җылысын бирергә, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, алар белән хезмәт коллективларында, авылларда очрашулар, ишегалды бәйрәмнәре үткәрергә чакырды. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр, мемориаль такталарны күп кенә урыннарда яңарту, төзекләндерү, тирә-юньнәрен, каберлекләрне чистарту таләп ителә. Боларның кичекмәстән башкарылырга тиешлегенә басым ясады.

    Киңәшмәдә район тормышы белән бәйле башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: