Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов “Россия Патриоты” истәлек медале белән бүләкләнде

    Район ветераннар оешмасы яшь буынга патриотик тәрбия бирүне игътибар үзәгенә куеп, бу юнәлештә максатчан эш алып бара. Өлкәннәребезнең Җиңүнең 70 еллыгына әзерлектә керткән өлешен инде әйтәсе дә юк. Районда бер генә чара да шушы зур оешманы җитәкләгән Миргасим Кәримовтан башка узмый, дисәк тә ялгышмабыз. Ветераннарыбыз лидерының иҗтимагый активлыгы олыдан бәяләнде:...

    Район ветераннар оешмасы яшь буынга патриотик тәрбия бирүне игътибар үзәгенә куеп, бу юнәлештә максатчан эш алып бара. Өлкәннәребезнең Җиңүнең 70 еллыгына әзерлектә керткән өлешен инде әйтәсе дә юк. Районда бер генә чара да шушы зур оешманы җитәкләгән Миргасим Кәримовтан башка узмый, дисәк тә ялгышмабыз. Ветераннарыбыз лидерының иҗтимагый активлыгы олыдан бәяләнде: ул 1941-1945 елларда совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгына әзерлек чаралары оештыру һәм үткәрүдә күләмле эшләр башкарганы өчен "Россия Патриоты" истәлек медале белән бүләкләнде. Илнең, районыбызның патриоты Миргасим Ильяс улы белән хаклы горурланабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: