Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай умартачылык буенча Татарстанда өченче урында тора

    Яз яз инде ул. Бар тереклек уяна. Кыш көне бераз хәл алган умартачыларның да мәшәкатьле көннәре башлана. Җәйгә керер алдыннан аларның җыелып, бер киңәшләшеп алуы матур традициягә әйләнде. - Иң куанычлысы: быел умарталар (районда барлыгы 14 мең корт гаиләсе бар) исән-сау гына кышлап чыкты, корт гаиләләренең күпләп үлүенә юл куелмады....

    Яз яз инде ул. Бар тереклек уяна. Кыш көне бераз хәл алган умартачыларның да мәшәкатьле көннәре башлана. Җәйгә керер алдыннан аларның җыелып, бер киңәшләшеп алуы матур традициягә әйләнде.

    - Иң куанычлысы: быел умарталар (районда барлыгы 14 мең корт гаиләсе бар) исән-сау гына кышлап чыкты, корт гаиләләренең күпләп үлүенә юл куелмады. Әмма яз иртә килә, алдагы елларда умарталарның күпләп агып китү очраклары да булды. Шуңа да алдан ук саклык чаралары күрергә кирәк, - диде умартачылык буенча район инспекторы Әдип Һадиев.

    Бал беркайчан да үз кыйммәтен югалтмый. Ул элек-электән иң файдалы ризык һәм дәва чарасы да булган. Беркайчан да искерми дә икән, борынгы пирамидалардан табып алынган бал сыйфатын бер дә югалтмыйча сакланган.

    Моннан балның никадәр кыйммәтле ризык икәненә төшенү авыр түгел. Ләкин сайлый белеп сайламасаң, тиешсез урыннан белмәгән кешедән алсаң, бал шифа урынына зарар да салырга мөмкин. Умартачылар халыкның арзанга кызыгып, әнә шундый ялган һәм авыру кортлар җыйган бал сатып алу очраклары хакында да сөйләштеләр. Әнә шундый алдакчыларга эләккәч, халык бар күңелен биреп сыйфатлы бал җитештергән чын умартачыларга да шикләнеп карый башлый.

    - Яхшы,сыйфатлы балга көч тә күп түгелә һәм, әлбәттә, кыйммәтрәк тә була инде ул, - диләр алар.

    Умартачылар шулай ук күп кенә продукцияләренең сатылмый ятуын әйтеп, район җитәкчеләренең бу өлкәдә ярдәм күрсәтүләрен сорадылар. Әмма умартачыларны төп борчыган мәсьәлә - ул кортлар бал алырдай культураларның җитәрлек дәрәҗәдә чәчелмәве. Балның бит аның төрлесе: чәчәкнеке, юкәнеке, карабодай, көнбагыш, рапсныкы... була. Әмма, умартачылар: "Карабодай балын, рапсныкы белән чагыштырып булмый инде", - диләр. Карабодайныкына өстенлек бирәләр, әлбәттә.

    - Карабодай булмаса, бал да булмый. Безнең район элек-электән карабодай игү буенча дан тотты. Бу умартачылыкта да чагылыш тапты. Умартачылык буенча да районыбыз республика күләмендә алдынгы урыннарның берсен алып тора. Элеккеге данны югалтмасак иде. Авылларның тирә-юнендә ап-ак чәчәккә күмелеп карабодай һәм башка баллы үсемлекләр, юкә агачлары үсеп утырса, яшәгән җиребезгә ямь бирер, бал кортлары да үрчер, уңыш та артыр иде, - дип умартачы Наил Кәримов авыл хуҗалыгы белгечләренә бу мәсьәләгә игътибарны көчәйтүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Умартачылар шулай ук рапс культурасын игүне азайту; чүп үләннәре, корткычларга каршы көрәшкәндә агулы препаратлар белән сак эш итү кебек гозер-тәкъдимнәрен белдерделәр.

    - Көпә-көндез басуларга нинди агу сиптерү икән ул, кортлар үлә, кошлар кайтмый башлый бит, - диләр алар ачынып.

    Бал кортларының төп серкәләндерүче булуларын да онытмаска кирәк. Кортлар серкәләндергән урыннарда уңыш та арта. Шуңа да бер-береңә игътибарлы булып, ярдәмләшеп эшләү бер дә зыянга түгел.

    Умартачылар укуында район башкарма комитеты җитәкчесенең эшмәкәрлек буенча ярдәмчесе Әнвәр Җиһангиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты һәм киңәш-тәкъдимнәрен бирде. Алар бал җитештерүче бер төркем алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: