Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай умартачыларын ни борчый?

    Намазлыклы әби-бабайлар белән үскән кешеләр бал кортының пәйгамбәр авызыннан төшүен, Ходайның изге бөҗәге саналуын яхшы белә. Районыбыз умартачыларының ел да үтә торган язгы укулары да тиктомалдан гына Коръән сүрәләре белән башланып китми шул. Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә барган кадрлар әзерләү курсларына быел да умартачылар зал тулы җыелган, кем әйтмешли, корт...

    Намазлыклы әби-бабайлар белән үскән кешеләр бал кортының пәйгамбәр авызыннан төшүен, Ходайның изге бөҗәге саналуын яхшы белә. Районыбыз умартачыларының ел да үтә торган язгы укулары да тиктомалдан гына Коръән сүрәләре белән башланып китми шул.

    Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә барган кадрлар әзерләү курсларына быел да умартачылар зал тулы җыелган, кем әйтмешли, корт кунар да урын юк. Идарә, ветеринария берләшмәсе, лаборатория белгечләренең теория буенча лекцияләре тармакның бүгенге хәл торышы, алда торган бурычлар, көн кадагындагы мәсьәлә-проблемалар хакында сөйләшүләр белән үрелеп барды.

    Бүгенге көндә җирлегебездә 2 меңнән артык умартачы бар. Алар тәрбияләгән умарта оялары саны 14 меңнән артып китә. Кемнәрдер аларны гомер буе үрчетә, икенчеләре әле башлап кына җибәргән, берәүләре бизнесы итмәкче, тәҗрибә алырга, өйрәнергә килгән. Дамир Тимербаевның эш тәҗрибәсе соңгыларына бик тә ярап куйгандыр.

    Кортларны 1953 елдан бирле үз иткән, Зирекле Елга ширкәтендәге бакчасында 35 баш умарта тоткан, һәвәскәр умартачыларны берләштерүче, аларның остазы Нәфис ага Фәйзуллин тәвәккәл экспериментчы да. Быел ул 10 умартасын кышкы саклауга куймаган, тышта калдырган.

    -Узган ел, аннан алдагы берничә елда шикләнеп, санаулы оя гына калдыра идем. Быел күбрәк иттем. Бик әйбәт кышлаганнар, - дип сөйли ул. - Киләсе елга берсен дә саклауга кертмим. Алар табигать бөҗәкләре, аның һәр фасылына яраклашкан, суыкка чыдамаслар, дип куркасы юк. Азык кына җитәрлек һәм сыйфатлы булсын.

    Узган ел ул һәр умартасыннан 30ар кило бал алган. Аның кеше сәламәтлегенә файдасы турында сәгатьләр буе туктаусыз сөйли ала. Ә инде кортларның табигатьтәге әһәмияте хакында бигрәк тә.

    -Карабодай, алмагач, чияләрнең уңышы турыдан-туры шушы изге җаннарга бәйле, - ди умартачы аксакал. - Донник, эспарсет чәчүлекләре мәйданы арттырылса, бигрәк тә яхшы булыр иде. Бал нигездә шундый культураларда.

    Әйе, балны табуның да үз җае бар. Аны кемнәрдер бизнес та иткән. Әйтик, 500әр умарта асраган Гусевлар гаиләсендә аягына баскан һәркайсы - зурлар да, балалар, оныклар да шушы шөгыльдә. Гаиләнең 2 умарталыгы бар. Кулга - эш, җанга - рәхәтлек, күңелгә - мавыгу, гаиләгә - керем... Хәер, табигатьнең гаҗәеп могҗизасы - бал кортлары биргән байлыкны санап кына чыкмалы да түгел.

    Умартачыларның бу җыенында район җитәкчеләре, республиканың умартачылык идарәсе генераль директоры Рәшит Сафиуллин да катнашты. Татарстанда бу тармакның лидеры саналган Азнакай районы баш саны белән дә, продукциянең сыйфатлы булуы белән дә алдыра. Әнә, бүгенге җыелышта да тармакны үстерүгә зур өлеш керткән умартачыларны бүләкләү тантанасы булып алды.

    Авыл хуҗалыгы идарәсенең умартачылык буенча инспекторы Әдип Хаҗиев махсус кибет кирәклеген актуаль мәсьәләләрнең берсе итеп куйды. Нәсел умарталыгы булдыру да көн проблемасы булып баскан. Монда район җитәкчелегенең ярдәменә өметләнәләр.

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: