Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай укучылары Төньяк Кавказга барып кайттылар

    Хәзерге заман балаларын дәреслектә бирелгән материал яки фотосурәт карау гына канәгатьләндерми. Аларның күп белергә, күрергә, өйрәнергә, эзләнергә булган теләкләрен тормышка ашыру - безнең бурычыбыз. Инде менә 10 елдан артык туризм белән актив шөгыльләнүче җитәкчеләребез Руслан Сәлифов һәм Илһам Сәлифов безне - география укытучыларын һәм 5, 7 нче мәктәпләрнең 9 класс...

    Хәзерге заман балаларын дәреслектә бирелгән материал яки фотосурәт карау гына канәгатьләндерми. Аларның күп белергә, күрергә, өйрәнергә, эзләнергә булган теләкләрен тормышка ашыру - безнең бурычыбыз.

    Инде менә 10 елдан артык туризм белән актив шөгыльләнүче җитәкчеләребез Руслан Сәлифов һәм Илһам Сәлифов безне - география укытучыларын һәм 5, 7 нче мәктәпләрнең 9 класс укучыларын (барысы 16 кеше) көзге каникул чорында олы юлга алып чыгып киттеләр. Каникул вакытына туры китереп оештырылган бу сәяхәтнең максаты - тау табигатен, үсемлек һәм хайваннар дөньясын өйрәнү, сәламәт яшәү рәвешен туризм һәм җәяү йөрү өлкәсендә пропагандалау.

    Төньяк Кавказ үзенең искитмәле табигате, мәһабәт таулары, фирүзә йөгертелгән диңгезе белән безне үзенә тартып китерде. Кеше сүзләреннән, газета-журнал битләреннән, телетапшырулардан гына карап-ишеткән тау пейзажы һәркемнең күңеленә үтеп керә, үзенә генә хас хисләр барлыкка килә... Күңел кузгала... Талгын көй агыла, шарт-шорт итеп янган учактан көз исе килә...

    Юлга чыгар алдыннан үзебез белән поход өчен кирәк-ярак һәм азык-төлекләрне биштәрләргә урнаштыруның да серләрен өйрәндек. 2123 км араны (Азнакай - Сочи) үткәннән соң, билгеләнгән маршрут белән барып, без Агур шарлавыкларына хозурланып, тирә-якка сокланып аркаларыбыздагы авыр биштәрләрне дә сизмичә, ике тау арасындагы тарлавыкка барып урнаштык. Безнең өчен ят булган табигать барыбызны да үз кочагына сыендырды.

    Караңгы төшеп беткәнче тизрәк палаткаларыбызны кордык. Утын әзерләү, салкын сулы Агурчик елгасыннан су алып ашарга пешерү, учак ягу кәефләребезне күтәреп җибәрде. Төнлә тау хуҗалары - шакалларның - чәңгелдәп улаган тавышлары да безне куркытмады.

    Иртән диңгез өсте тигезлегеннән 663 метр биеклектәге Ахун тавына менгәннән соң барлык аруларыбыз онытылды. Көн дә матур тора иде. Биредә тагын бер сихри урын безне көткән икән. Бу - Агур тау мәгарәсе. Табигать ясаган бу могҗиза сугыш вакытларында үзенә сыендырган, яшәргә көч биргән, диләр.

    Икенче көнне Бөркет кыясына мендек. Монда безне мәһабәт зур сын - Прометей - каршы алды. Аска карасаң, кот очарлык упкын, Агур шарлавыклары бүген дә күз алдына килерлек тәэсирләр калдырды бездә. Таулардагы походлар иң авырларыннан санала. Укучылар бер авырлыкны да күрсәтмәде, әле безгә дә ярдәм иттеләр.

    Ун көн эчендә без шулкадәр күп җирләрне күрдек. 1942 елда оборонаны 5 ай үз кулында тотып фашистларны Төньяк Кавказга кертмичә саклап калган бердәнбер хәрби диңгез порты булган Сугышчан дан шәһәре (Город воинской славы) - Туапседа булып, диңгез буйларында йөреп, поход тормышы серләрен өйрәнеп, бергә авырлыкларны җиңеп, рухи көч, дәрт, сәламәтлек җыеп, туган якка кайттык. Мондый чараларның яшүсмерләрне сәламәт яшәүгә тартуда, яман гадәтләрдән баш тарттыруда әһәмияте бик зур.

    Шушы сәяхәтне оештырганнары өчен әле яшь кенә булса да олы ихтирамга лаек җитәкчебез Руслан Сәлифовка, игътибарлы Илхам Сәлифовка рәхмәтебез бик зур. Шулай ук сәяхәтне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Азнакай мәгариф бүлеге җитәкчесе Эльвира Зариповага, мәктәп директорларына, безне һәрчак әйдәп йөрүче Рәзилә Җәләлиевага чын күңелдән рәхмәтлебез.

    Сәламәтлек нигезе - күтәренке кәеф. Без таулардан күтәренке кәеф алып кайттык. Туризм көчле рух белән яшәргә өйрәтә ул.

    Фәнисә ВӘЛИЕВА, Урманай урта мәктәбе укытучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: