Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай терлекчеләре кышка әзерләнә

    Терлекчелек биналарын төзекләндерүне тәмамлап, көннәр аяз торганда малларны торакларга кайтарырга вакыт җитте. "Кәримов Ф.Р." КФХнда узган терлекчелек биналарының малларны кышлатуга күчерүгә хәзерлеген тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды. Анда район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Семинарның практик өлеше...

    Терлекчелек биналарын төзекләндерүне тәмамлап, көннәр аяз торганда малларны торакларга кайтарырга вакыт җитте. "Кәримов Ф.Р." КФХнда узган терлекчелек биналарының малларны кышлатуга күчерүгә хәзерлеген тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды.

    Анда район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

    Семинарның практик өлеше "Кәримов Ф.Р." КФХның терлекчелек биналарында узды. Биредә фермалар малларны каршы алырга тулысынча әзер: чистартылган, реконструкция ясалган, ремонтланган. Яңа җәелгән сайгаклардан, бозау торакларыннан агач исе аңкып тора. Бозаулар салам "түшәктә" ята.

    Фоторепортажны http://vk.com/aznakayevoonline официаль төркемендә карый аласыз

    Монда хезмәт кешесенә дә тиешле игътибар бирелә, хезмәт шартлары тудырыла. Терлекчеләр йорты җылы, чиста. Әлбәттә, бу кадәр эшне санаулы көннәрдә генә башкару һич мөмкин түгел. Хуҗалыкта бу эшкә маллар җәйләүгә чыгуга ук керешкәннәре күренеп тора. Шундый ук уңай күренешләр белән "Закирова" КФХ терлекчелек фермаларында да таныштык.

    Семинардагылар терлекчелек биналарының җәйләүдән кайтучы малларны каршы алуга хәзерлеген тикшереп кенә калмадылар, ә бәлки продукция җитештерү, кадрлар, эш шартлары һәм башкалар турында да җентекле сөйләшү алып бардылар, киңәш-тәкъдимнәрен әйттеләр.

    Авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Рәфис Гыйләҗев терлекчелек буенча 8 айлык эшкә нәтиҗә ясап, алдагы чор бурычларына тукталды. Аның чыгышы кискен тәнкыйть белән сугарылган иде.

    Кайбер хуҗалыкларның малларны җәйләүдән кайтаруга бөтенләй әзер булмавы, сыерларның тездән саз эчендә торуы, алларында печән, салам булмавы, сенажның тиешенчә салынмавы хакында ачынып сөйләде, үз киңәш-тәкьдимнәрен бирде ул. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин терлекләрне саклауда профилактик чаралар һәм зоотехник Юлия Николаева көтүне тулыландыру хакында чыгыш ясадылар.

    Киңәшмәдә терлекләрне кышкы чорга күчерү буенча бурычлар: барлык товарлыклы-сөтчелек фермаларында ремонт эшләрен тәмамлау; кардаларга печән һәм салам кайтару; малларны минераль кушылмалар белән тәэмин итү; профилактика, терлекләрнең үлеменә юл куймау максатында дезинфекция эшләрен башкару, сыерларны саф һавага чыгаруны оештыру; терлекчеләр өчен уңай хезмәт шартлары тудыру һәм башкалар билгеләнде.

    Хәзерлек эшләренең җитди булуы аңлашыла да, игенчелек буенча керемне елга бер алсак, терлекчелек - ул көндәлек акча кертүче төп тармак.

    Әлеге уңайдан без авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе М.Усмановка да берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    - Миргасим Вәлиевич, элеккеләр юкка гына "Сөт - сыерның телендә" димәгән. Кышын малкайларыбызга җитәрлек азык запасы хәзерләндеме?

    - Терлекләргә җитәрлек күләмдә азык запасы булдыру өчен 17900 гектардагы күпьеллык үләннәрне вакытында җыеп алу бурычы куелды. Аксымлы кузаклы культураларга аеруча өстенлек бирелә. Бүгенге көндә район буенча бер баш шартлы терлеккә 22,5 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Әле 5430 гектардагы кукуруздан силос салу эшләрен тәмамлыйсы бар.

    Бу 100 мең тонна дигән сүз. "Туйкә" ҖЧҖ, "Кәримов Ф.Р. ", "Кәлимуллин" КФХлары һәм "Союз-Агро" ҖЧҖ бүгенге көнгә инде 100 процент азык берәмлеге әзерләп куйды. "Союз-Агро", "Туйкә", "Марс" хуҗалыкларының терлек азыгы яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Көндәлек яшел азык белән тәэмин итү һәм экономия максатында июль аенда мең гектар мәйданда рапс чәчелде.

    - Әлеге тырышлык һәм уңышлар республикакүләм күрсәткечләрдә дә чагылыш табадыр?

    - Районыбыз терлекчеләре малларның санын арттыру, ит һәм сөт җитештерү буенча республикада алдагы тугызынчы урында бара. Мөгезле эре терлекләр ел башыннан 894 башка артты. Бигрәк тә "Туйкә", "Союз-Агро", "Чалпы", "Тукай", "Марс" ҖЧҖндә, "Кәримов Ф.Р." КФХ, "Таллы Бүләк" АХҖКда бу өлкәдә уңышлы эшлиләр. "Азнакай" АФ", "Агро ТНГС-И" ҖЧҖләрендә мал саны кимегән.

    Терлекчелек продуктлары җитештерү узган елдагыдан шактый артты. Ит җитештерү - 112, сөт савып алу 107 процент тәшкил итә.

    - Проблемаларыгыз да юк түгелдер?

    - Авыл хуҗалыгы продукциясен (ит, сөт) сату бәясе түбән булу - терлекчелектә иң төп проблемаларның берсе. Ә бит терлек азыгы хәзерләү, малларны тәрбияләүнең үзкыйммәте бик югары. Шулай ук авыл хуҗалыгында югары квалификацияле белгечләр, кадрлар җитмәү терлекчелек тармагына нык аяк чала.

    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

    автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: