Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай шәһәре һәм Җәлил бистәсе әдәбият сөючеләре шагыйрь Индус Мәрданшинны искә алдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.

    Январь аенда Азнакайның үзәк китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь, Сарман районы "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Индус Мәрданшинны искә алу кичәсе булды. Әгәр исән булса, аңа 80 яшь тулган булыр иде. Кичәдә әлбәттә, Сарман, Җәлил бистәсеннән дә әдәбият сөюче дусларыбыз катнашты. Һәм менә чәршәмбе көнне Азнакайдан иҗат төркеме, китапханәчеләр Җәлилгә юл алды....

    Январь аенда Азнакайның үзәк китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь, Сарман районы "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Индус Мәрданшинны искә алу кичәсе булды. Әгәр исән булса, аңа 80 яшь тулган булыр иде. Кичәдә әлбәттә, Сарман, Җәлил бистәсеннән дә әдәбият сөюче дусларыбыз катнашты. Һәм менә чәршәмбе көнне Азнакайдан иҗат төркеме, китапханәчеләр Җәлилгә юл алды. Бу юлысы инде җәлиллеләр күңел түрендәге иң нечкә кылларны тибрәндерерлек, бик эчтәлекле кичә уздырдылар. Кичәдән соң һәркем Индус Мәрдәншин салып калдырган әдәби дуслык күперен тагын да ныгытырга, дигән теләктә калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: