Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай шәһәр судында музей ачылды

    Өлкән яшьтәгеләр элеккеге дәвердәге Азнакай халык судының агач йортта урнашкан бинасын хәтерлидер әле. 1931 елның 20 октябрендә нигез салына аңа. Ул чакта әле авыл гына булган Азнакайның иң читендә - Подгорная урамында ук була ул. Эш шартлары җитәрлек түгел, канцелярия кирәк-яракларына да кытлык кичергән чаклар. Суд карарлары документлары төрле форматта,...

    Өлкән яшьтәгеләр элеккеге дәвердәге Азнакай халык судының агач йортта урнашкан бинасын хәтерлидер әле.


    1931 елның 20 октябрендә нигез салына аңа. Ул чакта әле авыл гына булган Азнакайның иң читендә - Подгорная урамында ук була ул. Эш шартлары җитәрлек түгел, канцелярия кирәк-яракларына да кытлык кичергән чаклар.

    Суд карарлары документлары төрле форматта, кайдан, нинди кәгазь юнәлтелә - шунда языла, хәтта кайчак газета битләренә дә... Илленче елларда, нефть сәнәгате белән бергә район да үсешкә йөз алып, Азнакай эшчеләр бистәсенә әверелә. Суд бинасы Свердлов (хәзерге Вәлиханов) урамындагы баракның бер өлешенә күчерелә. Күпчелек утырышлар күчмә ителгәнлектән, судка арбалы ат беркетелә.

    Насыйбуллин, Насыйров, Булатов, Маннапов, Апаев, Хәмитова, Байдамшин менә шушы гаять катлаулы, авыр елларда зур җаваплылык белән судья эшен башкаралар. Соңрак аларның сафын Садыйкова, Хәйруллин, Мусин, Адеева, Гыйззәтуллин тулыландыра. Судья Асия Адеева 1942-45 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, радиоэлемтәчеләрнең отряд командиры була. "Германияне җиңгән өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Ярулла Гыйззәтуллин да сугышның башыннан ахырынача була. Илгә Җиңү алып кайтканнан соң Казанда юридик мәктәп тәмамлый һәм 1954 елда Азнакай районы халык суды судьясы итеп билгеләнә. Ул чактагы суд башкаручылары Муса Исмәгыйлов һәм Сәлмән Садыйков та Бөек Ватан сугышын кичкән кешеләр.


    Әлбәттә, суд тарихында аның беренче рәисе Рафаил Софинның тоткан роле зур. Мөслим районы егете 1943 елда 17 яшендә Житомир хәрби училищесына җибәрелә. Шул ук елның җәендә 129 нчы Орлов дивизиясенең 518 нче укчы полкы составында взвод командиры ярдәмчесе дәрәҗәсендә Орел, Белгород шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша.

    Зур осталык, батырлык үрнәге күрсәткән 18 яшьлек сержант Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Соңрак взвод командиры итеп билгеләнгән Софин азат итүдә катнашкан шәһәрләр һәм хәрби бүләкләре исемлеген шактый дәвам итеп булыр иде. 1950 елда тыныч тормышка кайткач, башта спорт комитетын җитәкли, аннары партия юлламасы белән Казан юридик мәктәбендә белем ала.

    1954 елда Азнакайга халык суды судьясы итеп җибәрелә һәм соңрак аның рәисе итеп билгеләнә. 32 ел шушы вазифаны башкару дәверендә нинди генә вакыйгалар кичерелмәгән. 1973 елда республикада беренче типовой суд бинасын да ул төзетә. Принципиаль, гадел кеше буларак, кул астындагылардан да шуны таләп итә. Азнакайлылар күңелендә дә ул әнә шул сыйфатлары белән тирән уелып калган.


    Узган шимбәдә Азнакай шәһәр судында Рафаил Софин исемендәге музейны ачу тантанасы үтте. Анда Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлазов, аның урынбасарлары, Суд департаменты идарәсе вәкилләре, республиканың район һәм шәһәр судлары рәисләре, башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.


    -Үткәнне белмәгәннең - киләчәге юк, дигән гыйбарә яши халыкта, - дип башлады сүзен тантананы ачып Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлазов. - Суд музеен булдыру - ул биредә хезмәт куйган фидакарьләргә мәдхия, киләчәктә эшләячәкләргә бурыч билгеләү. Азнакай шәһәр судының матур традицияләре күп, менә бүгенге музей ачу вакыйгасы да күпләр өчен зур үрнәк булып тора. Суд бинасына аяк баскан һәркемне үзенә җәлеп итәрлек, кызыксындырырлык тарих көзгесе булдыргансыз.


    Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов суд органы белән власть арасындагы элемтә, үзара хезмәттәшлек, бүгенге эшчәнлеккә тукталдылар. Рафаил Софиннан эстафетаны кабул итеп алып, 28 ел суд коллективы белән җитәкчелек иткән Мөсфирә Әбдрәшитова музейның бай эчтәлекле, заманча булуын ассызыклады. Кичәнең кадерле кунаклары - ветераннар арасында Рафаил Ефимовичның җәмәгате - Валериана Андреевна да бар. Истәлекләрен яңартып, ул Азнакайга килеп төпләнгән чакларын, шул дәверләрдә булган вакыйгаларны яңартып алды.


    Фронт юлларын үткән, илгә Җиңү алып кайтып гомерләрен закон сагында үткәргән, хәзер инде мәңгелектәге хезмәткәрләр бер минутлык тынлык белән искә алынды.


    - Мин Рафаил Софин белән бер чорда эшләдем. Аның энергиясенә, тынгысызлыгына гаҗәпләнә идек. Үзе төзеткән бинаның һәр кирпече аның якты истәлеген саклыйдыр. Бик авыр чорларда, шартларда эшләргә туры килде. Азнакайлылар аны бик тә хөрмәт итә иде. Музейга аның исемен биреп бик яхшы иткәнсез. Миңа калса, Азнакайның бер урамына да Рафаил Софин исемен биреп, мәңгеләштерергә кирәк, - дип чыгыш ясады Баулыдан килгән кунагыбыз, 25 ел бу районның суд рәисе булган Татарстанның атказанган юристы Мөхтәр Авзалов.


    2005 елның 7 маенда Азнакай шәһәр суды бинасына Рафаил Софин истәлегенә мемориаль такта куелган иде. Инде менә аның исемендәге затлы, заманча музей да ишекләрен ачты. Анда тәүге хөкемдарлар кулланган әйберләрдән алып, бүгенге көн сулышы чагылган слайд, видеоязмалар да урын алган.

    "Маяк" газетасында дөнья күреп килгән "Фемида" сәхифәсенең дә үз почмагы бар. Шәһәрдәшләребездән суд эшчәнлеге белән бәйле тарихи кыйммәтле экспонатлар, язмалар, истәлекләрне дә көтеп калалар. Заяга тузанда ятканчы, нигә әле аларны музейга тапшырмаска?! Ә биредә тарихны кадерли беләләр.

    Лиза Нурлыева, автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: