Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов: “Матур башлангычлар, уртак омтылышлар белән яшибез”

    Һәр яңа ел башында хезмәт коллективлары башкарылганнарны барлый, мәгълүматлар туплый, күрсәткечләрне чагыштыра. Суд производствосының да бу нәүбәттән үз саннары, үз статистикасы. Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов белән узган елгы эшчәнлекне анализлап алдык. Әңгәмәбез газета укучыларда кызыксыну тудырыр, дип уйлыйбыз. -Йосыф Җәмилович, вакыт бик тиз үтә, сезнең дә Азнакай шәһәр...

    Һәр яңа ел башында хезмәт коллективлары башкарылганнарны барлый, мәгълүматлар туплый, күрсәткечләрне чагыштыра. Суд производствосының да бу нәүбәттән үз саннары, үз статистикасы. Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов белән узган елгы эшчәнлекне анализлап алдык. Әңгәмәбез газета укучыларда кызыксыну тудырыр, дип уйлыйбыз.

    -Йосыф Җәмилович, вакыт бик тиз үтә, сезнең дә Азнакай шәһәр суды рәисе итеп билгеләнүегезгә бер ел узды да китте. Шушы дәвер эчендә Азнакай шәһәр суды һәм җәмгыяви судьялар эшчәнлегенә җитди үзгәрешләр кертелмәдеме, гомумән, ел сезнең өчен ничек үтте?

    -Алай тамырдан үзгәрешләр булмаса да, шәһәр суды тормышында вакыйгалар җитәрлек булды, дияр идем. Коолектив өчен, беренчедән, җитәкченең алышынуы. Әмма ияләшү процессы озак барды димәс идем, тупланган, бердәм коллектив, үз вазифаларын югары дәрәҗәдә башкарган профессионаллар белән уртак телне тиз таптык. Әлбәттә, элеккеге традицияләр, матур башлангычлар, уртак омтылышлар саклана. Гомумән, суд эшчәнлеге тотрыклылыгын югалтмыйча, тагын да яңалыклар кертеп, елны уңышлы төгәлләде, дип әйтер идем. Азнакай шәһәр суды барлык күрсәткечләр буенча Казанның Идел буе һәм Совет районы судларыннан кала, республикада өченче урында бара. Һәр федераль судьяга 88 эш карау туры килүе судка халыкның ышанычы зур булуын дәлилли. Шушы бер ел эчендәге тәэсирләрдән чыгып шуны әйтә алам: азнакайлылар үзләренә карата булган гаделсезлекләргә түзеп тормый торган, хаклыкны яраткан, актив халык. Гражданнарда канәгатьләнү калдырган эшләрнең 93 процент тәшкил итүенә ирешкәнбез икән, димәк, алар ышанычын аклый алганбыз.

    Ә инде сүзебез башындагы ел вакыйгалары, яңалыкларына кире кайтсак, коллективның күптәнге хыялы тормышка ашты: судның үз музее булдырылды. Ул республикакүләм яңалык булды, чөнки башка район, шәһәр судларында әлегәчә музейлар оештырылмады. Музей 32 ел Азнакай халык судын җитәкләгән, Бөек Ватан сугышында катнашып, илгә Җиңү алып кайткан Рафаил Софин исемен йөртә. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлазов, аның урынбасарлары, Суд департаменты идарәсе вәкилләре, республиканың район һәм шәһәр судлары рәисләре, башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда шәһәр урамнарының берсенә Рафаил Софин исемен бирү турында мөрәҗәгать белән дә чыктык. Төрле елларда биредә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызның да тарихны барлауда ярдәме зур булды, алар белән тыгыз элемтәдә яшибез, әледән-әле күрешеп торабыз.

    Азнакай шәһәр суды укучылар, яшьләрнең хокукый белемен камилләштерү максатында юнәлешле эш алып бара. Мәгариф идарәсе катнашында, укучылар арасында "Суд яклавын мин ничек аңлыйм", "Законнар ни өчен кирәк?", "Судья - ул..." темаларына иншалар бәйгесе уздырдык, анда 15 мәктәптән 30лап укучы иҗади эш белән катнашты. Җиңү яулаган Гөлназ Батыршинаның югары уку йортының бюджет бүлегенә керүе безнең өчен дә зур сөенеч булды. Гомумән, укучылар шәһәр судында еш була, аларның хокук белемнәрен арттыру теләге хуплау гына тудыра. Мәгариф идарәсе белән социаль партнерлыкны дәвам итеп, бу уку елында да очрашулар, брейн-ринглар, ачык ишек көннәре уздырылып тора.

    "Фемида иҗади дуслыкта" дип исемләнгән суд коллективлары үзешчәннәре арасында республикада тәүге тапкыр оештырылган бәйгенең Азнакай җирлегендә үткәрелүе дә район җитәкчелеге белән аңлашып, хезмәттәшлектә яшәвебезнең бер өлгесе. Мәдәният елында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган бу чарада республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге 9 районнан җыелган суд коллективлары үзләрен үзешчән сәнгатьтә сынады. Бәйгедә Азнакай шәһәр суды коллективы төрле номинацияләрдә призлы урыннарга лаек булып, җиңү яулады.

    Заманча мәгълүмати-технологик җиһазланыштан башка хәзерге эшчәнлекне күз алдына да китереп булмый. Электрон документ әйләнеше кертүнең отышлы яклары шактый, беренчедән, дәүләт учреждениеләре, авыл биләмәләре белән элемтәләр яхшырды. Элек никадәр кәгазь тутырыла, алар почта аша юллана, кайчак барып та җитми, күпме вакыт сарыф ителә иде. Хәзерге электрон элемтә бар яклап та отышлы. Безнең бу тәҗрибә һәм интернеттагы сайтның эше (2014 елда аңа 21904 кеше кергән) судьялар советында башкаларга, шул исәптән Арбитраж, Югары судларга да өлге итеп куелды. Суд утырышларын аерым очракларда видеоконференция ысулы аша үткәрүне дә практикага керттек. Судьялар советы утырышларының да онлайн режимында үтүе шулай ук бар яклап отышлы.

    Узган ел Казан Дәүләт Федераль университетында Татарстан район-шәһәрләр судларының матбугат секретарьлары киңәшмәсе узды. Анда Азнакай шәһәр суды һәм "Маяк" газетасының узара хезмәттәшлек тәҗрибәсе өйрәнелде, районның массакүләм мәгълүмат чаралары белән уртак эшчәнлегебезгә югары бәя бирелде.

    2016 елда Азнакай шәһәр судына 85 ел тула. Юбилейга әзерлекне башлап җибәрдек тә инде. Тарихыбызны барлауда азнакайлыларның да ярдәменә өметләнәбез.

    -Суд карарлары - бүгенге тормыш, яшәешебезнең чагылышы да бит ул, еллык нәтиҗәләргә күз салып, гражданлык эшләренә аерым тукталмассызмы?

    -Узган ел Азнакай шәһәр суды судьялары һәм җәмгыяви судьялар тарафыннан каралган 9990 суд эше һәм материалларының 6150се һәм 224 материал - гражданлык эшләре. Шулардан 5551е эш буенча карар чыгарылып, бу эшләр тәмамланган, аларның 5165е буенча гаризалар канәгатьләндерелгән. 459 гражданлык эше туктатылган, 58е каралмаган, 82се башка судлар каравына тапшырылган. Ә инде эшләр категориясенә килгәндә, баланың атасын тану эшләре 16 булып, узган елгыдан 10 эшкә, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү эшләре 25 булып, 4кә арткан. Ир белән хатын арасындагы низаг эшләре (мөлкәт бүлү, ата-ана хокукын кайтару, баланың яшәү урынын билгеләү һ.б.) 37 тәшкил итеп, икеләтә арткан. Ә менә хезмәт бәхәсләре бермә-бер кимеде: эштә калдыру буенча эшләр 2013 елда 4 булса, узган ел - 2, хезмәткә түләү белән бәйлеләре 12 һәм 4 булган. Тору мәйданын хосусыйлаштыру белән бәйле эшләр 2014тә 3 кенә булса, аннан алдгы елда 17гә җиткән. Соңгы елларда торак өчен коммуналь хезмәтләргә түләү белән бәйле эшләрнең артуы шул ук икътисади тотрыксызлыкның чагылышы. Халык белән турыдан-туры эшләүче пенсия фонды, салым һәм башка органнарга кешеләр белән эшләүдә кайчак игътибар, хөрмәт, чак кына кешелеклелек җитеп бетми, дияр идем. Юк кына мәсьәләләрне дә суд аша хәл итәргә тырышу, бер яктан, суд производствосында болай да зур күләмдә булган эшләрне арттырса, икенчедән, гражданнарның никадәр вакыты юкка сарыф ителә, күпме "нервлары туза"...

    Җир пайларын рәсмиләштерүне сузуның хуҗаларына никадәр мәшәкать өстәве, участоктан мәхрүм итүгә китерүе хакында "Фемида" битләрендә инде ничә тапкырлар аңлатма-консультацияләр бирдек, әмма кайберәүләр моның иң әүвәл үзләре өчен кирәк булуын әле дә булса аңлап бетерми. Узган ел мондый төрдәге 743 эш каралган, 2013тә алар нибары 33 булды. Варислыкны билгеләү белән бәйле эшләр саны, һәр елдагыча, күп: 586.

    Ә инде җәмгыяви судьялар тарафыннан каралганнарына килсәк, аерылышучылар 234булган, бу санның узган елгыдан 34кә ким булуы куанычлы күренеш. 204 кешедән бала алименты юллап алынган. Хезмәткә түләү белән бәйле эшләр 313 тәшкил итә, 140ка кимегән. Салым закончалыкларын сакламаучылар да бар - 874 кешегә карар чыгарылган. Коммуналь хезмәтләргә түләмәү белән бәйле эшләр арткан: 2013 елда 86, 2014тә 127 булган. Займ килешүләре буенча акча кайтару белән бәйле низаглар 720гә җитте. Пенсия закончалыкларын бозу аркасында туган 178 бәхәс хәл ителде. Ел дәвамында эшләрне карау срокларын кыскарту буенча эш алып барылды. Бу максаттан процесста катнашучыларны хәбәрдар итүнең төрле формалары кулланылды. Инде әйткәнемчә, электрон элемтәдән дә киң файдаланылды..

    -Административ хокук бозулар буенча эшләрнең кимүе күзәтелмиме?

    -2014 елда судьялар административ хокук бозулар турында 2724 эш карады. 2611 кеше җәзага тартылды, аларның 234е машина руле артына исерек килеш утырган, 66сы юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы якка чыккан, 86сы медицина тикшерүе үтүдән баш тартканы, 35е идарә итүгә хокукы булмаган килеш рульгә утырганы өчен. Административ штрафларын түләмәгән 1105 зат шулай ук тиешле җәзага тартылды. Әгәр урланган чит милек бәясе 1 мең сумга җитми икән, бу вак урлашу дип таныла. Шундый урлашу кылган 91 кешегә карата да административ җәза кулланылды. Салынган штрафлар саны 1272, административ арест 1221, махсус хокуктан мәхрүм итү 34, кисәтү ясау 18, мәҗбүри эшкә тарту 41 очрак тәшкил итә.

    -Яшәешебезнең иң борчылдырган ягы - җинаятьчелек. Андый төр эшләрне карау практикасы турында да ишетәсе килә…

    -Узган ел федераль һәм җәмгыяви судьялар 276 җинаять эше һәм 417 материалы карады. 236сы буенча карар чыгарылды, 40 эш туктатылды. 255 кеше хөкемгә тартылып, аларның 52се иректән мәхрүм ителде, 18е мәҗбүри эшкә, 53е төзәтү эшләренә тартылды, 7сенә карата иреген чикләү җәзасы кулланылды, 48енә штраф салынды, 77 кеше шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

    Авыр җинаятьләргә килгәндә, кеше тормышына янау белән бәйле эшләрнең кимүен әйтергә кирәк: 2013тә -8, 2014тә - 4. Ә менә сәламәтлеккә авыр һәм уртача дәрәҗәдәге зыян салуның, киресенчә артуы күзәтелә. Иң таралган җинаятьләрнең берсе-урлашу. Узган ел әлеге категория буенча 48, мошенниклык - 4, талау - 15, машина урлау - 14, юл-транспорт хәрәкәте белән бәйле - 7, наркотик матдәләр белән законсыз эш итү белән бәйле 17 эш каралды.

    Җинаятьләрнең шактые (75) исерек хәлдә кылына, хөкемгә тартылучыларның күбесе беркайда да эшләми, элек тә хөкемгә тартылганнар (92), җинаятьчел төркемдә йөриләр. Кыңгыр юлга басучылар арасында хатын-кызларның булуы (узган елгы сан - 40) аеруча аяныч. Никадәр гаилә фаҗигагә тарыган, балалар ятим ителгән дигән сүз.

    - Ел саен халык арасында җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча социаль сораштырулар үткәреп киләсез. Аның соңгы нәтиҗәләре нинди?

    - Сораштыруда катнашкан 408 кешенең 48 проценты хокукларын яклап судка беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән. 26 процент суд утырышларында шаһит буларак катнашуын әйткән. Халыкның 71 проценты «суд» сүзенең уңай тәэсир уятуын, 74 процент суд эшчәнлегенең яхшыруын әйтә. 74 процент судлар эшчәнлеге хакында мәгълүматлар тулылыгыннан кәнәгать, шулай да 5 процент тискәре фикердә. 81 процент суд аппараты хезмәткәрләренең гражданнарга мәнәсәбәтен уңай бәяли. 57 процент суд сайтыннан даими файдалануын һәм тиешле мәгълүматны шуннан ала алуын белдерә. Күреп торасыз, саннар гражданнарның судка ышанычы артуын дәлилли. Анализ нәтиҗәләре судның тулаем эшчәнлеген яхшыртуга юнәлтелгән чаралар планын эшләүдә кайбер мөһим якларны ачыклау мөмкинлеге дә бирде.

    -Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, үзегезгә һәм коллективыгызга уңышлар телибез!

    Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: