Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районы Сарлы авылында хисап җыелышлары узды

    Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Сарлыда узган очрашу халыкның активлыгы белән аерылып торды. Башта авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов узган елда эшләнгәннәргә хисап тотты. Сарлы авыл җирлегенә Сарлы, Сөендек, Бүләк авыллары керә. Барлыгы 401 хуҗалыкта 854 кеше яши. Бүгенгесе көндә халыкның яхшы яшәве өчен барлык шартлар да тудырылган. Барлык...

    Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Сарлыда узган очрашу халыкның активлыгы белән аерылып торды. Башта авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов узган елда эшләнгәннәргә хисап тотты.
    Сарлы авыл җирлегенә Сарлы, Сөендек, Бүләк авыллары керә. Барлыгы 401 хуҗалыкта 854 кеше яши. Бүгенгесе көндә халыкның яхшы яшәве өчен барлык шартлар да тудырылган. Барлык өйләр дә газ ягып җылытыла, уты, суы кергән. Һәр ишек алдында яки өендә шәхси су алу коесы бар. Һәр көнне авылга Азнакайдан өч тапкыр маршрут автобусы йөрү дә зур бәхет бит әле халык өчен. Авыл җирлеге биләмәсендә 3 фельдшер-акушерлык пункты, урта белем бирү мәктәбе, ике балалар бакчасы, почта бүлеге, 3 райпо һәм 2 шәхси кибет, өч мәдәният учреждениесе бар. Авылларда мәчетләр эшли. Авыл медпунктларында ремонт эшләре башкарылган, җылы, проблемалар юк. Сарлы медпунктында җылылык системасын үзгәртү проблемасы тора.
    Сарлы җирлеге халкы районда иң күп мал асраучылар буларак та аерылып тора. 401 хуҗалыгы булган җирлектә мөгезле эре терлекләрнең саны 534 кә җиткән. Шуларның 248 е савым сыерлар. Биредә авыл җирлеге җитәкчелегенең ныклы ярдәме белән дәүләт һәм хөкүмәтебез программаларында актив катнашалар. Савым сыерларның баш санын саклап калу максатыннан, 2 шәр мең сум дотацияне 128 хуҗалык алган. 4 һәм 5 савым сыеры булган хуҗалыкларга район җитәкчелеге ярдәме белән 27 савым аппараты тапшырылган.
    Хисап елында зиратларны, чүплекләрне төзекләндерү, яшелләндерү буенча шактый эш башкарылган. Сөендек һәм Сарлы авыллары арасында республика һәм район ярдәме белән биотермик чокыр ясалган.
    Сөендек һәм Сарлы элек-электән иң матур, иң яшел авылларның берсе. Моның сере - авыл халкының үз җирен кайгыртып, карап торуында. Менә бу җыелышта да урамнарны зур машина-тракторлардан таптатмау, чисталыкны, яшеллекне саклау турында фикерләр булды.
    Хуҗалык булган җирдә бәрәкәт бар
    Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү предприятиеләре булган җирлектә бердән кешеләргә эш урыны булса, икенчедән пай җирләре өчен бөртеге, печәне, бушлай саламы бирелеп бара һәм әлбәттә, алар халыкның социаль-көнкүреш проблемаларын чишүдә дә зур ярдәм күрсәтәләр. Биредә, "Азнакай"АФ" ҖЧҖ бүлекчәсе, "Корбанов" КФХ һәм тагын 3 крестьян-фермерлык хуҗалыклары уңышлы гына эшләп килә. Җыелыш барышында халык тарафыннан аларга, бигрәк тә "Азнакай агрофирма"сы ҖЧҖнең "Алга" бүлекчәсе адресына рәхмәт сүзләре күп булды.
    - Барып йөрисе дә юк. Телефоннан бер шалтырату да җитә: шунда ук саламын да, печәнен дә ишек алдына ук китереп бирәләр, -диләр. Алар шулай ук хуҗалык җитәкчеләренең үз хезмәткәрләренең сәламәтлекләрен ныгыту максатында төрле санаторийларга җибәрүдән дә бик канәгать калганнар.
    Изгелеккә изгелек, матур эшләр белән җавап бирергә кирәк тә бит, югыйсә. Әмма "Азнакай" АФ" җәмгыятенең 4 нче ХПК җитәкчесе Винарис Мифтахов хуҗалыкның еллык эшенә йомгак чыгышында җәмгыятьтә эшче көчләр җитмәвенә басым ясады. Ә урамда эленке-салынкы йөрүче эшсез яшьләр күп икән. Хуҗалык җитәкчеләре халыкны эшсез калдырмас өчен "Үчәлле" фермасына чит җирләрдән эшчеләр дә җыеп карый, әмма читтән килгәннең эше дә шулкадәр генә була шул инде аның. Шулай итеп ферма ябыла. Хуҗалыкта 107 эшче исәпләнсә, шуларның 33 проценты күрше районнар, хәтта республикалардан китерелгәннәр икән. Шуңа да биредә агропредприятиене эшче көчләр белән тәэмин итү бүгенге көндә иң зур проблема булып кала.
    Хуҗалыкның эш күрсәткечләре яхшы. Бер баш шартлы терлеккә 41 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Хуҗалык буенча 3264 гектар җирдән 77035 центнер тулаем җыем алынган. Бер гектардан 23, 6 центнер. 19340 центнер салам әзерләнгән.
    Салам хәзерләүгә килгәндә, аларның үз алдынгы методлары: менә 3-4 ел инде печәнне көздән үк ферма территориясенә эскертләүне оештырганнар, ә быел исә саламны да өеп куйганнар. Кыш көнендә ягулык-майлау материаллары әрәм итеп, салам тарттырасы юк. Хуҗалык маллары өчен дә, авыл халкы өчен дә уңайлы һәм күпме экономия. Барысы хуҗалык буенча 975 баш терлек асрала. Шуның 309ы савым сыерлар. Сөендек һәм Сарлы фермаларында узган елгы белән чагыштырганда сөт савып алуны күпкә арттырганнар. Якты Күл фермасында гына темпларны көчәйтергә кирәк әле. Шундый ук уңай күренешләр терлекләрдән үрчем алуда, ит җитештерүдә дә күзәтелә. Мәсәлән, Сөендек фермасында 100 сыерга - 157, Сарлыда - 120 бозау алынган. Сарлы һәм Сөендек фермаларында заманча җиһазландыру, төзекләндерү эшләре башкарылган.
    Хуҗалык җитәкчесе алтын бәясенә торган һәрбер игенче, терлекче һәм башка хезмәткәрләрнең эш күрсәткечләрен бәяләп, исемнәрен атап, җентекле чыгыш ясады, һәммәсенә олы рәхмәтен белдерде. Алдынгыларның барысы да бүләкләргә ия булды.
    Хисап җыелышында муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов; авылдашлары, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов катнаштылар, районның еллык социаль-икътисади халәте белән таныштырдылар. Әлеге уңышларда сарлыларның да тырыш хезмәте ятуын билгеләп үтеп, хуҗалык, җир язмышы өчен җан атып яшәүче авыл халкына зур рәхмәт белдереп, фидакарьләргә бүләкләр тапшырдылар.
    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: