Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районы Мәлбагыш авыл җирлегендә халык җыены узды

    - Авылыбызга уты, суы, газы кергән. Халык өчен бар шартлар да тудырылган. Иң сөенечлесе: озак еллар буена зур проблема булып торган су белән тәэмин итү мәсьәләсе уңай хәл ителде. Өч ел дәвамында 8,5 километрга якын су торбалары сузылды. Бу эшне башкаруда Азнакай ПМК егетләре зур тырышлык куйдылар, - диде үзенең...

    - Авылыбызга уты, суы, газы кергән. Халык өчен бар шартлар да тудырылган. Иң сөенечлесе: озак еллар буена зур проблема булып торган су белән тәэмин итү мәсьәләсе уңай хәл ителде. Өч ел дәвамында 8,5 километрга якын су торбалары сузылды. Бу эшне башкаруда Азнакай ПМК егетләре зур тырышлык куйдылар, - диде үзенең хисап чыгышында Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Илмира Әхтәмова. - Бүгенге көндә Түбән Якый авылында эчә торган суның сыйфаты борчу тудыра. Киләчәктә район җитәкчелеге ярдәме белән чишмәләрдән яңа су торбалары сузсак, авыл халкын чиста су белән тәэмин итәчәкбез. Үзара салым акчасы хисабына юлларны төзекләндерү бурычы тора.
    Бу җирлектә халык үзенең активлыгы, ярдәмчеллеге, үз туган ягы өчен җан атып яшәве белән аерылып тора. Авылны төзекләндерү, яшелләндерү, юлларны чистартып тору дисеңме, алар бердәм булып, бергә эшли. Җитәкче авыл кешеләре, депутатлар, спонсорларның һәммәсенең исемен атап, олы рәхмәтен белдерде. Мәлбагышта нефтьчеләрнең ныклы ярдәмен тоеп яшиләр. Алар күперләрне төзекләндерүдә, юлларны чистартуда башлап йөриләр.
    Җыелышта авыл халкы тарафыннан сораулар да күп булды. Борчулы мәсьәләләрнең берсе - көтүне оештыру. Көтү булмау сәбәпле, хуҗалары малларны кайда тели, шунда чыгарып җибәрә икән. Нәтиҗәсе, әлбәттә, бер дә яхшы түгел. Шуңа да сарык һәм сыер көтүен берләштерү тәкъдиме белән чыктылар. Шулай булганда, көтү чираты да тиз килеп җитмәячәк. Шул ук вакытта үзебезнең "Маяк" газетасы адресына да тәкъдимнәр булды. Бер укучыбыз авылларның тарихы, хезмәт ветераннары, фермерлар, хуҗалык эшчәнлеге хакында күбрәк язуыбызны сорады. Форсаттан файдаланып, укучыларыбызга шунысын да әйтәсе килә. Авыл, аның тарихы, фидакарьләр, проблемалар турында җирлек халкының үзеннән дә яхшы белүче юктыр. Газетабызда "Авылым минем" дигән рубрика астында әнә шул темага бик күп язмалар басыла. Сездән дә авылыгыз турында матур, эчтәлекле мәкаләләр көтеп калабыз, хөрмәтле, мәлбагышлылар!
    Җыенда Дәүләт советы депутаты Таһир Һадиев катнашты. Авыл халкы моны үзләренә зур хөрмәт, мәртәбә буларак кабул итте. Депутат үзенең төрле мисаллар белән баетылган кызыклы чыгышында авыл халкының игътибарын җирләргә сак караш; авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә игътибарны арттыру; үзебез яшәгән җиргә хуҗа булып, аны тагын да матуррак, уңайлырак итү һәм башкаларга юнәлтте.
    - Якты кояш астында лаеклы урын алу өчен безгә үзебезгә тырышырга кирәк, - диде ул. - Моның өчен республикада тотрыклы эш алып барыла, күп төрле программалар эшли, алардан актив рәвештә файдаланырга кирәк.
    Бик дөрес фикерләр болар. Шундый уңдырышлы җирләребез, мөмкинлегебез булып, хөкүмәтебез төрлечә ярдәм итәм дип торганда нигә соң әле без чит ил товарларына бәйле булып яшибез? Хәтта инде шул бәрәңге бакчаларында да тиешенчә яшелчә үстерми башладык түгелме? Дәүләт советы депутатының фикерләрен дәвам итеп, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов та авыл хезмәтчәннәренә ил табынына үз өлешләрен кертергә өндәде. Хуҗалыктан арткан яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен җыюда район җитәкчелеге тарафыннан да ныклы ярдәм буласын әйтеп үтте. Бергә-бергә, бердәм булып яшәгәндә генә бүгенге көндә кризис белән бәйле авырлыкларны җиңеп чыгарбыз.
    Нәсимә ГӘРӘЙШИНА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: