Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин ветеранны 89 яше белән котлады

    Язмыш дигәнең адәм баласын кайларда гына йөртми. Самара өлкәсенең Хмелевка авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышын кичкән, аннан соңгы гомеренең күп өлешен туган ягында хезмәт куеп үткәргән Андрей Барнаев 1996 елдан Азнакай районында, балалары тәрбиясендә яши. Бу көннәрдә аңа 89 яшь тулды. Ветеранны котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссариат, социаль...

    Язмыш дигәнең адәм баласын кайларда гына йөртми. Самара өлкәсенең Хмелевка авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышын кичкән, аннан соңгы гомеренең күп өлешен туган ягында хезмәт куеп үткәргән Андрей Барнаев 1996 елдан Азнакай районында, балалары тәрбиясендә яши. Бу көннәрдә аңа 89 яшь тулды. Ветеранны котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссариат, социаль яклау бүлеге вәкилләре һәм Яңа Юл бистәсе тормыш-көнкүрешен тәэмин итүгә җаваплылар килде.
    Олыгайса да, хәтере яхшы әле аның. Андрей Михайлович 1943 елның көзендә хәрби хезмәткә алынуын, 1нче Украина фронтында беренче чыныгу алуын әле кичә генә булган кебек, тәфсилләп сөйли. Хәрби поездга эләккәнче, әле аларга 70 чакрым юлны җәяүләп үтәргә туры килә. Гомумән, фронттагы җәяү йөргән юлларының берсен дә онытасы юк. Сталинград өчен барган бәрелешләр аеруча канкойгыч булып исендә калган. Көпшәсе генә дә 5әр метрлы авыр артиллерия коралларын ташыган пулеметчы, минометчыларга нинди генә кыенлыклар кичерергә туры килмәгән. Дрезден шәһәрен азат иткәндә аягындагы чак кына эләгеп торырлык хәлдә калган күнитеген сөенә-сөенә трофей немец күнитегенә алыштырып бик ота ул - сугыш тәмамланганчы аягы җылыда йөри. Шушы шәһәрдә булган тагын бер вакыйганы онытасы юк: тышкы яктан ни икәнлеге бик үк аңлашылып бетмәгән бер бинаны ачыкларга, немецлар бармы-юкмылыгын тикшерергә кушыла аңа. Ишеген сак кына ачып җибәрсә - бөтен җир ялтыр-йолтыр итеп тора, баксаң, музыкаль галерея - орган залы икән. Клавишага кагылуга, бина гаҗәеп тавышка күмелә, яшь солдат, бу гамәленнән үзе дә сискәнеп, тизрәк тышка омтыла...
    Андрей Барнаев Җиңүне Берлинда каршы ала. Аннан соң Праганы азат итүдә катнаша. Көнбатыш Украинада бандеровчылар белән көрәшә.
    -Солдатлар увольнениегә 1-2 генә кеше чыгып китсә, алар кире кайтмады, - дип сөйләде ветеран. - Урман-кырда иптәшләрдән бер адым да калмадык, ялгыз йөргәннәрне шундук эләктереп юк итәләр иде. Ничә еллар буена аларның чын йөзе бер генә дә үзгәрмәгән, әнә, Украинаны бүген дә ничек болгатып, халыкны әрәм итеп яталар. Җан әрни...
    Илгә Җиңү яулаган солдатның күкрәген "Батырлык өчен", "Германияне Җиңгән өчен", "Берлинны алган өчен", "Праганы азат иткән өчен", күпсанлы юбилей медальләре, гвардия билгесе бизи. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз орденына да тәкъдим ителгән була, кызганыч, ул әлегәчә иясенә килеп ирешә алмый. Хәрби комиссариат вәкилләре эзләнү эше алып барачакларын белдерде, аның уңышлы тәмамланырына өметләник. Сталин имзалаган Рәхмәт хатын да сугышның кадерле истәлеге итеп саклый фронтовик.
    Туган якларына Андрей Михайлович 1950нче елда гына әйләнеп кайта. Урман хуҗалыгына эшкә керә, өйләнә, биш бала үстерәләр. Бүгенге көндә Азнакай җирлегендә балаларының игътибар-кайгыртуында, 6 оныгы, 6 оныкчыгы назына күмелеп яши.
    -Район җитәкчеләренең, үзем беркетелгән "Инженерлык челтәре" җәмгыятенең әледән-әле хәл белешеп, бәйрәмнәр белән котлап торуы, матди ярдәм күрсәтүләренә ихластан рәхмәтлемен, - ди ветеран күңеле булып.
    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: