Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай муниципаль район терлекчеләре сөт савып алу буенча республикада беренче унлыкта бара

    Ит-сөт җитештерү, терлекләрнең баш санын арттыру буенча да күрсәткечләребез яхшы. Яхшы сыйфатлы ит һәм сөт җитештерү өчен районда бар шартлар да бар. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләнгән, фермалар заманча технология белән җиһазландырылган. Әмма күп кенә хуҗалыкларда сөт җитештерү шактый кимегән. Бу бигрәк тә соңгы ике айда күзгә ташлана. Сәбәбе нидә?...

    Ит-сөт җитештерү, терлекләрнең баш санын арттыру буенча да күрсәткечләребез яхшы. Яхшы сыйфатлы ит һәм сөт җитештерү өчен районда бар шартлар да бар. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләнгән, фермалар заманча технология белән җиһазландырылган. Әмма күп кенә хуҗалыкларда сөт җитештерү шактый кимегән. Бу бигрәк тә соңгы ике айда күзгә ташлана. Сәбәбе нидә? Булган кимчелекләрне ничек хәл итәргә? Узган атнада "Кәлимуллин И.А" хуҗалыгы фермасында узган семинарда сөйләшү әнә шул хакта барды. Семинар эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.


    Сөтнең сыйфаты һәм күләме иң беренче чиратта терлекләрнең туклануына бәйле.
    Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов терлек азыгы рационы, сыйфаты һәм башка терлекчелек мәсьәләләрендә эшлекле киңәшләрен бирде.


    - Күчеш чорында малларга аеруча игътибарлы булырга, тулы рационда кышкы ашатуга күчәргә кирәк, - диде ул. - Савым сыерларның аяклары сазда тора, дымлы, юеш икән, аның сөте кимиячәк.


    Авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Нәфис Махиянов махсус слайдларда терлекчелек буенча 9 айлык эшкә йомгак ясады. "Кәлимуллин И. А" , "Стәрле", "Кәримов Ф.Р", "Чалпы", "Союз-Агро", "Тукай", "Марс" кебек хуҗалыкларда сөт җитештерү артса да, "Мөстәкыймов ис", "Закирова Л.Ә.", "Туйкә", "Агро ТНГС-И" хуҗалыкларында бу күрсәткеч шактый кимегән. Шунысы аңлашылмый, бер үк шартларда "Кәлимуллин И.А." хуҗалыгы сөт савып алуны 52 процентка арттырса, "Агро ТНГС-И"да узган елгы сөтнең 72 проценты гына җитештерелгән. Нәфис Тимерҗанович үз чыгышында җитештерү күләме кадрлар, сыер торагы һәм терлек азыгына, сыерларга бәйле, диде. Әмма ул тагын бер әйберне әйтергә онытты. Бу хуҗасызлык, малларга игътибар җитмәү, җитәкчеләрнең терлекчеләр белән бердәм булып, бергәләп эшләмәве нәтиҗәсе дә. Аерым хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре мондый семинарларда вакыт уздырып кына йөриләр, ахры. Кайбер хуҗалыкларда кардаларда тездән сазга батып йөрүче сыерларны, фермаларда тирес түгү, су килү җиһазларының ярым җимерек хәлдә булуын күрәсең дә: "Җитәкчеләр фермаларга килеп карыймы икән соң?" - дигән сорау туа.


    - Бүлмәдә утырып кына эшләп булмый. Сезнең эшегез фермалардан, кешеләр белән сөйләшүдән башланырга тиеш. Бергәләп сөйләшеп, проблемаларны бергә хәл итегез, кешеләр күңеленә юл таба белегез! - диде Марсель Шәйдуллин семинарда җитәкчеләр һәм белгечләргә мөрәҗәгать итеп.


    Киңәшмәдә кимчелекләрне бетерү, тәҗрибә уртаклашуга нигезләнгән мондый семинарларны атна саен уздыру бурычын куйдылар. Безнең бабаларыбыз юкка гына "Киңәшле эш таркалмас!" димәгәннәр шул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: