Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай кулланучылары өчен "кайнар линия" эшләде

    Кайсы гына кибеткә керсәң дә хәзерге байлык, матурлыкка таң каласың. Әнә шулай авызыңны ачып товарлар төрлелегенә шаккатып йөргәндә кайчак шул матурлык астындагы элмәккә дә эләгеп куясың. Шул ук азык-төлекне генә алыйк. Ялтырап торган кытыршы кәгазьгә уралган кәнфит, тәм-том ишене алганда күпләребез аның куллану срогына карап та тормый. Өйгә кайтып чәйләргә...

    Кайсы гына кибеткә керсәң дә хәзерге байлык, матурлыкка таң каласың. Әнә шулай авызыңны ачып товарлар төрлелегенә шаккатып йөргәндә кайчак шул матурлык астындагы элмәккә дә эләгеп куясың. Шул ук азык-төлекне генә алыйк. Ялтырап торган кытыршы кәгазьгә уралган кәнфит, тәм-том ишене алганда күпләребез аның куллану срогына карап та тормый. Өйгә кайтып чәйләргә утырып тешеңне сындырырлык катылыгына хәйран калгач кына бу игътибарсызлыгыбыз искә төшә. Товарны күтәреп кибеткә "аңлашырга" барырга иренәбез, яки товарның чегын алырга оныткан булабыз, хокукларыбыз бозылуга әнә шулай битарафлыгыбыз белән үзебез үк юл куябыз.

    Март уртасында билгеләп үтелә торган кулланучы хокуклары көне алдыннан гозер-шикаятьләрне "кайнар линия" телефоннары аша җиткерү мөмкинлеге тудырылуын хәбәр иткән идек. Газета укучыларыбыз аннан файдаланганмы, гомумән, Азнакай халкы кулланучы буларак үз хокукларын беләме, дәгъвалыймы? Әнә шул сораулар белән Роспотребнадзорның баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншинага мөрәҗәгать иттек.

    - Быел кулланучылар хокукларын яклау көне сәламәт туклануга багышланды, -диде ул. - Дөресен әйтик, халыктан шикаять-мөрәҗәгатьләр күбрәк булыр дип уйлаган идек. Әмма алар көн дәвамында нибары 4-5 кенә, алары да планшет, кәрәзле телефоннар, җиһазлар сатып алуда туган низаглар белән бәйле иде. Әйтик, берәүгә планшет сатканда аның флеш-картаны "укымавы" турында әйтмәгәннәр, үзе дә кызыксынмаган. Ә икенче берәүгә ватык кәрәзле телефон сатылган. Бу товарларга карата низагларны кабул итеп, кибеттә башкасына алыштырырга тиешләр. Гомумән, низагларны хәл итү срогы 10 көн, бу вакыт эчендә ул канәгатьләндерелмәсә, суд аша хәл ителә. Безгә кергән мөрәҗәгатьләрнең берсе дә игътибарсыз калмый, кибеттә дә, суд утырышларында да кулланучылар хокукларын яклыйбыз. Сүз уңаеннан, узган ел гражданнардан барсы 34 мөрәҗәгать керде. Аларның 8е санитар-эпидемиология таләпләре бозылу, шуның 2се азык-төлек сатудагы таләпләрнең бозылуы хакында иде. Кулланучылар хокуклары бозылу белән бәйлеләре 26, аның 15е ваклап сату өлкәсенә, 6сы азык-төлек сатуга бәйле. Ә инде азык-төлек төрен тәгаенләсәк, гомумтуклану оешмаларында сыйфатсыз шаурма, шашлыкка карата шикаятьләр, шулай ук кибетләрдә товар бәяләренең күрсәтелмәве, срогы чыкканнарын сату фактлары турында хәбәрләр булды. Берничә ата-анадан балаларының кибеттән алынган әзер ризык: ысланган тавык канаты ашап агулануы турында шикаять алынды. Ә югыйсә сатучы аларга ризыкның әле иртән генә китерелгән булуын әйткән. Димәк, аларга да бик ышанып бетәргә кирәкми. Ата-аналардан шәһәр кибетләрендә срогы чыккан балалар ризыклары, әчегән сөт, искергән йомырка сату очракларының булуы турында да мөрәҗәгатьләр килә. Сүз уңаеннан шунсын да әйтәсе килә: кибеттән балалар ризыгы алганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бала организмына майда кыздырылган, составында уксус, горчица, кетчуп, майонез, маринадланган яшелчә булган ризыклар, газлы су, консервлар, үсемлек мае кушылган сөт эшләнмәләре, сагыз, тиз әзерләнә торган, концентратлар кушылган азык-төлек начар йогынты ясый, алар бөтенләй дә файдасыз.

    Роспотребнадзор белгеч-эксперты Розалия Хәсәншинаның әйтүенә караганда, узган ел кибетләрдә сатудан 140 партия, барсы 373,854 килограмм тәшкил иткән азык-төлек чималы һәм продукция алынган.

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: