(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгуына күп очракта балалар үзләре сәбәпче булалар. Шуңа күрә без кечкенәдән үк урамда, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтүне максат итеп куябыз. Азнакай шәһәре 6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчасында бу эш әңгәмәләр, кызыклы уеннар, китаплар аша алып барыла, урамда йөргәндә һәм экскурсия вакытларында...
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгуына күп очракта балалар үзләре сәбәпче булалар. Шуңа күрә без кечкенәдән үк урамда, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтүне максат итеп куябыз.
Азнакай шәһәре 6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчасында бу эш әңгәмәләр, кызыклы уеннар, китаплар аша алып барыла, урамда йөргәндә һәм экскурсия вакытларында юл билгеләре белән таныштырабыз.
Балага машина юлының уйнар өчен түгел, ә транспорт чаралары өчен генә билгеләнгән икәнлегенә инандырырга кирәк.
Ләйсән САФИНА, тәрбияче

Нет комментариев