Азнакаево
  • Рус Тат
  • Авылыбыз горурлыгы

    Кечкенә авылның һәр кешесе күз уңында. Берләре авылның тоткасы булса, икенчеләре шушы авылның үсешенә, яшәешенә сулыш өреп торучылар. Кечкенә авылның халкы үзара дус, тату яши. Моны безнең авыл мисалында да күреп була. 90 еллык тарихы булган Азнакай районындагы Карамалы Елга (Чалтаймас) поселыгы, бетеп барган җиреннән, яңарышка юл алды. Күп кенә...

    Кечкенә авылның һәр кешесе күз уңында. Берләре авылның тоткасы булса, икенчеләре шушы авылның үсешенә, яшәешенә сулыш өреп торучылар. Кечкенә авылның халкы үзара дус, тату яши. Моны безнең авыл мисалында да күреп була.

    90 еллык тарихы булган Азнакай районындагы Карамалы Елга (Чалтаймас) поселыгы, бетеп барган җиреннән, яңарышка юл алды. Күп кенә авылдашлар кире авылга әйләнеп кайтты, йортлар салып, үз туган җирләрендә матур итеп яшәп яталар. Аларга мондый өметне, яшәү дәртен бирүчеләрнең берсе - Сабиров Ришат Рәин улы. Бугенге көндә Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссариатын җитәкләүче авылдашыбыз белән без чиксез горурланабыз.

    Ришат гади колхозчы гаиләсендә 4 баланың өченчесе булып дөньяга килә. Әнисе Зәрия апа авылда бер чибәр, уңган килен буларак хәтердә калган. Ә әтисе (икесе дә күптән мәрхүмнәр) Рәин абый гомер буе шофер булып эшләде. Ул авылның "ашыгыч ярдәм күрсәтүчесе" иде, дисәң дә була. Бер дә авырыксынмыйча, тәүлекнең теләсә нинди вакытында ярдәмгә ашыга иде ул. Нәрсәдер алып кайтыргамы, илтергәме, шифаханәгә барыргамы - һәр гаиләнең бөтен йомыш-мәшәкатен Рәин абый үтәде, чөнки ул заманда элемтә юк, юл юк - кече авылның бөтен гозере шоферга барып тоташа. Менә шушындый миһербанлы кешеләрдән тәрбия алган Ришат та туган авылының язмышы, аның кешеләре өчен җан атып тора.

    Хәрби кеше буларак, чит илләрдә, Рәсәйнең төрле почмакларында хезмәт итә ул. Улы Рөстәм дә әтисе юлыннан китте -хәрби хезмәттә. Кызы Зарина югары уку йортында белем ала. Үзебезнең якка әйләнеп кайтканнан бирле Ришат авылны яшәртүгә, яшәтүгә бөтен көчен куя. Хәләл җефете Альбина ханымның һәр эшендә теләктәшлек белдереп, ярдәм итеп торуы да көч, дәрт бирә торгандыр.

    Беренче зур эше - авыл уртасында матур итеп Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл төзеп куйды. Һәр елны Җинү бәйрәме алдыннан монда зур бәйрәм үткәрүне традициягә кертте. Авылда Сабантуй да фәкать Ришатыбызның ярдәме белән үтә. Бу араларда ул авылның генраль планын үзгәртү, аны үстерү хыялы белән канатланып йөри. Аның мондый оптимистик кәефе безгә дә күчә, авылны үстерәсе, тагын да матуррак итәсе килә.

    Икенче зур эше - авыл уртасында мәһабәт бина - мәчет күтәрелде. Ул төзелеп бетү алдында, эчке эшләре генә калды. Авылдашлар аңа Ришатның бабасы Сабир исемен бирергә ниятли.

    Ришат Раин улы атна саен авылга кайта. Ул кирәген таба, оештыра, эшләтә. Бу тынгысыз җанның үҗәтлеге, энергиясе җитәрлек. Туган-тумачаларына булган ярдәм - хөрмәте дә соклану хисләре тудыра. Авыл кешесенең һәрберсенең хәлен сорашып тора, үлем-китемгә кайтмый калганы юк.

    Менә шундый ул кечкенә авылда үскән зур шәхес, туган җиренең чын патриоты Ришат Сабиров. Аның белән, кылган изге гамәлләре белән, без, авылдашлары, чиксез горурланабыз.

    Лена Гыймаева,

    Карамалы Елга авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: