Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ана бәхете

    ... Ни хикмәттер, өлкәннәрнең таңы иртәрәк ата, диләр. Таң әтәчләре аваз салмаган, алар инде күптән уяу. Күңелләре белән яшьлекләренә кайтып килергә дә, хәтерләренә уелган истәлекләрен яңартырга да өлгерәләр. Мондый халәт сиксән елга якын гомеренең күп өлешен колхоз эшенә, гаиләсенә, балалар үстерүгә багышлаган Гөлсинә апа Кадыйровага да хас икән... Наил АБДУЛЛИН...

    ... Ни хикмәттер, өлкәннәрнең таңы иртәрәк ата, диләр. Таң әтәчләре аваз салмаган, алар инде күптән уяу. Күңелләре белән яшьлекләренә кайтып килергә дә, хәтерләренә уелган истәлекләрен яңартырга да өлгерәләр. Мондый халәт сиксән елга якын гомеренең күп өлешен колхоз эшенә, гаиләсенә, балалар үстерүгә багышлаган Гөлсинә апа Кадыйровага да хас икән...
    Наил АБДУЛЛИН

    Митрәйдәге Кәрим абзый белән Рәхимә апа гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә ул. Әмма колхоз авылының шактый гына тернәкләнеп килгән, Гөлсинәнең беренче сыйныфка укырга барасы елны сугыш башлана. Бу көннәрне, фронтка беренчеләрдән булып алынучыларны да яхшы хәтерли ул.
    Сугыш еллары авылга чамасыз кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык алып килә. Халык тәмам бетешә. Өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да өсләренә кияргә юньле-рәтле киемнәре булмый.
    - Инәй белән икебезгә бер бишмәт иде. Аякта - чабата. Шуңа да авылдагы башлангыч мәктәптән соң, бик теләсәм дә, өч чакрым ераклыктагы Әсәйгә йөри, алга таба укый алмадым. Колхоз эшенә чыктым, - дип искә ала ул көннәрне Гөлсинә апа.
    Шулай итеп, ундүрт яше тулар-тулмастан ул тормыш арбасына җигелә. Колхозның бетмәс-төкәнмәс төрле эшләренә йөри - малларга саламын да, ягарга утынын да ташый, разнарядка буенча авыл хатын-кызлары белән бер рәттән төрле районнарда урманын да кисә.
    Тормыш ничек кенә авыр булмасын, яшьлек үзенекен итә. Илленче еллар башында авылларының Әхбәр исемле тырыш-уңган тракторчы егете белән таныша. Озакламый гаилә коралар. Бу вакытта инде Гөлсинә терлекчелек фермасында бозаулар карый. Көтеп алган беренче уллары - Ленар туа. Тик гомере генә булмый сабыйның. Үзенең ялгышын аңлаган кебек, берничә елдан язмыш аларга игезәк бала - Әзһәр белән Изһәрне бүләк итә. Аннан бер-бер артлы Гөлүсә белән Гөлфия дөньяга килә. Заманы шундый: бәбәйдән соң бераз гына хәл алу белән, колхоз эшенә чыгасы...
    - Биянам Зәйтүнә бик әйбәт, хәлгә керә торган кеше булды. Без югында өйдәге эшләрне эшләде, балаларны карады, йортка күз-колак булды, - дип, ихтирам белән искә ала аны Гөлсинә апа. - Утыз елдан артык килешеп яшәдек, соңгы юлга да үзем тәрбияләп озаттым. Ирем Әхбәр дә балалар өчен җанын бирердәй булып яшәде. Колхоз эшеннән чак кына бушаган араларында гел үзеннән калдырмады, хуҗалык эшләренә өйрәтте. Шуңа да ул-кызларым тырыш, тормышта максатчан, кешелекле булып үстеләр. Тик Әхбәремнең генә гомере озын булмады...
    ... Авыл хуҗалыгы производствосындагы фидакарьлеге өчен "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән Гөлсинә апа Кадыйрова бүген үзен иң бәхетле ана, әби итеп саный. Бәгырь кисәкләренең бу тормышта тапкан урыннары булуы белән горурлана, ирешкән уңышларына сөенеп яши ул. Оныкларының да күбесе башлы-күзле булды, инде яраткан оныкчыклары да бар. Ана өчен моннан да зуррак нинди бәхет булуы мөмкин соң тагын?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: