Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда илкүләм проект буенча 6 елда 352 объект төзелгән һәм төзекләндерелгән

2019-2024 елларда Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 32,8 миллиард сум юнәлдерелгән.

352 объект төзелгән һәм төзекләндерелгән, һәм шулай ук авария хәлендәге 648 торакта яшәүчеләр күчерелгән (2024 ел азагына кадәр тагын 17 торактан күчерү планлаштырыла). Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Торак» федераль проекты кысаларында гомуми суммасы 18 миллиард сум тәшкил иткән 55 инженерлык һәм юл инфраструктурасы объекты төзелгән. Быел 4 инженерлык инфраструктурасы объектының төзелеше төгәлләнгән.

«Чиста су» федераль проекты кысаларында 2019-2023 елларда республикада су белән тәэмин итә торган 6 объект сафка бастырылган, әлеге эшләргә 1,5 миллиард сум тотылган. Нәтиҗәдә, халыкның үзәкләштерелгән суүткәргеч системасыннан эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин ителгән өлеше 6 елда 2,8 проценттан 95,64 процентка кадәр арткан. Шәһәр халкы арасында бу сан 2,6 проценттан 98,78 процентка кадәр үскән.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 2019-2024 елларда республикада барлыгы 11,9 миллиард сумга 291 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән. Алардан 249 объект «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында (финанслау күләме – 9,1 миллиард сум) төзекләндерелгән. Тагын 42 объектта бу эшләр кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруга иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсы кысаларында башкарылган – финанслау күләме 2,8 миллиард сум тәшкил иткән.

Быел 1,5 миллиард сумга исәпләнгән 42 иҗтимагый киңлекне төзекләндерү төгәлләнгән. Аларның 40ында эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы нигезендә алып барылган. Бу максатларга 1,4 миллиард сум юнәлтелгән. Калган 2 объект кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруга иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсы кысаларында 165 миллион сумга төзекләндерелгән.

«Торак фондының яшәү өчен яраксызларын тотрыклы киметүне тәэмин итү» федераль проекты кысаларында 2023 елда авария хәлендәге торак фондында яшәүче гражданнарны күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыру тәмамланган. Аның кысаларында 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган күпфатирлы йортлардан кешеләрне күчерергә кирәк булган.

85 күпфатирлы йорттан гомуми мәйданы 20 мең квадрат метрны тәшкил итүче 648 торакта яшәгән 1,8 мең кеше күчерелгән. Программа 12 муниципалитетны колачлаган: алар – Актаныш, Алабуга, Арча, Әгерҗе, Балтач, Кукмара, Лаеш, Минзәлә, Саба, Чистай, Яшел Үзән районнары һәм Казан. Программаның финанслау күләме 1,1 миллиард сум тәшкил иткән.

Быел программа буенча 2019-2023 елларга билгеләнгән финансларның тотылмый калган чаралары исәбенә 2024 елга гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча адреслы яңа республика программасы төзелгән. Быел Казанда гомуми мәйданы 575,7 квадрат метрны тәшкил иткән 17 торактан 60 кешене күчерергә планлаштырыла. Финанслау күләме 73,4 миллион сум тәшкил итә. Авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү буенча чараларны 2024 елның 31 декабренә кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев