ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда СПИД корбаннарын искә алабыз

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән һәр елны майның өченче якшәмбесендә СПИДтан үлүчеләрне искә алу үткәрелә. Ул җәмгыятьнең әлеге замана афәтенә игътибарын тарту максатында билгеләп үтелә. -Күпләр бу чир миңа кагылмас, дигән фикердә тора. Әмма республикадагы эпидемиологик хәл моның киресен исбатлый, - ди район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре...

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән һәр елны майның өченче якшәмбесендә СПИДтан үлүчеләрне искә алу үткәрелә. Ул җәмгыятьнең әлеге замана афәтенә игътибарын тарту максатында билгеләп үтелә.

-Күпләр бу чир миңа кагылмас, дигән фикердә тора. Әмма республикадагы эпидемиологик хәл моның киресен исбатлый, - ди район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимова. - Татарстанда бүгенге көндә ВИЧ-инфекция белән авыруның 20183 очрагы теркәлгән. 1987 елдан алып, бүгенге көнгәчә аннан 4562 кеше, шул исәптән СПИдтан 912 кеше вафат булды. Ә инде үзебезнең районга килгәндә, ВИЧ-инфекциянең 233 очрагы ачыкланды.

Әлеге инфекцияне йөртүче җир шарындагы миллионлаган кешеләрнең яртысы 15-29 яшьлекләр. Әгәр бу афәт тамырына балта чаба алмасак, киләчәктә ул әйтеп бетергесез кыйммәткә төшәчәк. Шуңа күрә дә һәкайсыбыз бу мәсьәләгә җитди карарга, сакланырга тиеш. ВИЧ инфекциясенең наркотик препаратлар кулланганда, тиешенчә эшкәртелмәгән инструментлар белән татуаж, пирсинг ясатканда, башкаларның кырынгычын, шәхси гигиена әйберләреннән файдаланганда эләгү куркынычы зур. Тәртипсез җенси тормыш алып баруның да ахыры күңелсез төгәлләнергә мөмкин - дөньяви статистика СПИДның 70-80 проценты шул юл белән йогуын күрсәтә. Инфекциянең авыру анадан балага күчү ихтималы зур.

Вич диагнозы ул әле үлем дигән сүз түгел. Кандагы вирус кешенең җитди авырулы булуын күрсәтә, вакытында диагноз куелганда, кеше гомерен озайтып була, махсус дәвалану билгеләнә. Инфекция тиз генә беленмәскә дә мөмкин, шуңа күрә дә тикшерелеп торырга кирәк.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


СПИД корбаннарын искә алабыз

Нет комментариев