Ветераннарыбыз Лениногорск шәһәрендә узган “городки” ярышларында катнашып, Азнакай данын якладылар.
Традицион рус халкы уенында спортчы-ветераннар Зөфәр Әхмәтов, Фәгыйль Мортазин һәм Тәслимә Мөстәкыймова катнаштылар. Визит барышында ветераннарыбыз тәҗрибәле остазлардан мастер-класслар алдылар. Безнекеләр дә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар ярышлардан шат күңел белән, көч-дәрт алып кайттылар, оештыручыларга бик рәхмәтле калдылар,
– дип яза район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова.
Нет комментариев