Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри

«Битлек, перчатка һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», - ди Татарстан Премьер-министры урынбасары.

 

Өйдән чыкканда республика халкына битлек (респиратор яисә бәйләвеч) һәм перчаткалар кию мәҗбүри. Бу хакта брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү мөһим. Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», — дип билгеләп үтте ул.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев