Елмаеп алыйк!
ҖӘМГЫЯТЬ

Елмаеп алыйк!

Расих Шакирҗанов, ишеткәннәрдән язып алынды

Төрмәдә берәүдән сорыйлар:

– Ни өчен утырасың?

– Хөкүмәт тә минеке кебек акчалар чыгара башлаган, шул ачыкланды.

 

– Иң беренче сайлаулар кайчан булган?

– Адәм белән Һава заманында. Ходай тагәлә Адәм каршысына Һаваны бастырып куган да, сайлап ал үзеңә хатын, дигән.

 

Ике тиле сөйләшә?

– Әйдә, мин синең башыңа кадак кагыйм әле!

– Хәзер ди менә, кадакка сугам дип, башка сугарсың тагын!

 

– Бабай, ит ашамаучыларны ничек дип атыйлар?

– Пенсионерлар…

 

 

Редакциядән: Актив хәбәрчебез, мәзәкләр остасы Расих ага Шакирҗановны туган көне белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

фото:https://pixabay.com/

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев