Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Депутат халык сорауларына җавап бирде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә азнакайлыларны кабул итте.

Анда барлыгы дүрт кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Сорауларның берсе каты көнкүреш калдыклары өчен түләү мәсьәләсе белән бәйле иде. «Фатирда яшим, милкемдә тулай торакта да бүлмәм бар. Икесе өчен дә ТБОга түләү килә», — ди депутатка килгән ханым. Кабул итүдә җаваплы оешма-предприятие җитәкчеләре дә катнашты. Алар гамәлдәге закончалыклар буенча бу шулай булырга тиеш, дип аңлаттылар. Җылыту сезонына кердек. Алда салкын кышлар көтә. Бер сайлаучы депутатка фатирларын җылыту мәсьәләсе, икенчесе йортның тышланып бетмәвенә зарланып килгән иде. Депутат җаваплы җитәкчеләр белән берлектә урында ук фикер алышты. Барлык гаризалар киләчәктә җентекләп өйрәнелеп, тиешле органнар ярдәмендә эш башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев