Балаларына, оныкларына ныклы тәрбия бирүче, иманлы бәндәләр булсыннар дип, догалар өйрәтүче, ата-аналары эштә чакта усаллардан, кыерсытучылардан яклаучы, ерак, якын юлларга озатканда хәер-фатихасыз җибәрмәүче кем бар бу дөньяда? Минем тормышымда ул әбием булды. Киң күңелле, кайгыртучан, сабыр, иң якын әбием. Хәзер инде кадерле кешебез арабызда юк. Менә 2 ел моңарчы аркага-арка...
Балаларына, оныкларына ныклы тәрбия бирүче, иманлы бәндәләр булсыннар дип, догалар өйрәтүче, ата-аналары эштә чакта усаллардан, кыерсытучылардан яклаучы, ерак, якын юлларга озатканда хәер-фатихасыз җибәрмәүче кем бар бу дөньяда? Минем тормышымда ул әбием булды. Киң күңелле, кайгыртучан, сабыр, иң якын әбием. Хәзер инде кадерле кешебез арабызда юк. Менә 2 ел моңарчы аркага-арка терәп, барлык шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәгән әбиебезсез тормыш итәбез.
Иң үкенечлесе - әбием җан биргән минутларда аның янында була алмадым. Мин Казаннан кайтып җитәндә, ул түр бүлмәдә аккә төренеп ята иде. Куллары суынган, күзләре йомылган, ләкин һаман шундый матур, ак йөзле, элеккечә, без кайтканны сагынып көтеп торган шикелле... Ул төнне әбием яныннан кеше өзелмәде, үлем һәм ахирәт турында китаплар укылды. Сакларга, озатырга килгән кешеләрнең әбиемне "ак әби" , "бәхетле карчык" дип игътирам белән атаулары күңелләрне канатландырды, горурлык хисләре уятты, әбиемнең җәннәткә керәчәгенә ышанычымны арттырды.
Гомеремнең иң күңелле, рәхәт чаклары синең белән үтте, әбием! Сокланып, яратып искә алырлык хатирәләр калдырганың өчен мең рәхмәт сиңа! Тормыш итәр өчен кирәк булган иң яхшы сыйфатларны тәрбияли ала алуың өчен дә без сиңа бурычлы. Авыр чакларыбызда һәрчак янәшә булдың, изге догаларың, ягымлы сүзләрең белән күңелебезне юаттың. Сагынабыз сине...
Рузилә Исламова, Азнакай районы, Татшуган авылы
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев