ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда саф һәм җыр смотры үтте

Җиңү бәйрәменә һәм педагог-оештыручы Сергей Махонин истәлегенә багышлап, Азнакайда укучыларның саф һәм җыр смотры узды. - Сез Ватаныбызның булачак сакчылары. Туган игелегезне, торган җирегезне яратыгыз, аның лаеклы гражданнары булып үсегез, - дип сәламләде смотрда катнашучыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Смотрның дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Ул егетләрне армия сафларына әзерләүнең бер...

Җиңү бәйрәменә һәм педагог-оештыручы Сергей Махонин истәлегенә багышлап, Азнакайда укучыларның саф һәм җыр смотры узды.

- Сез Ватаныбызның булачак сакчылары. Туган игелегезне, торган җирегезне яратыгыз, аның лаеклы гражданнары булып үсегез, - дип сәламләде смотрда катнашучыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Смотрның дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Ул егетләрне армия сафларына әзерләүнең бер чарасы да. Шулай ук алар 9 Май бәйрәмендә парадта да чыгыш ясаячаклар.

Конкурста беренче урынны Азнакай 2 нче мәктәбе (җитәкчеләре М.Сабуров), икенче урынны - 4 нче лицей (Р.Шәйхуллин), өченче урынны 5 нче мәктәп (Р.Сәлифов) яулады.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда саф һәм җыр смотры үтте

Нет комментариев