Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ислам дөньясын ачтылар

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында яшьләр идарәсе белән берлектә районның "Иман" мөслимәләр үзәге "Йөрәкләр ачылганда" дип исемләнгән ислам мәдәниятенә багышланган кичә оештырдылар. Халкыбызның борынгы дәверләрдәге көнкүреше, кухнясы, медицинасы белән берлектә мөслимәләрнең заманча киемнәре дә күрсәтелде, дини китаплар җыю оештырылды. Осталар үткәргән шамаил язу, милли нәкышләр төшерү мастер-класслары яшьләрдә зур кызыксыну...

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында яшьләр идарәсе белән берлектә районның "Иман" мөслимәләр үзәге "Йөрәкләр ачылганда" дип исемләнгән ислам мәдәниятенә багышланган кичә оештырдылар. Халкыбызның борынгы дәверләрдәге көнкүреше, кухнясы, медицинасы белән берлектә мөслимәләрнең заманча киемнәре дә күрсәтелде, дини китаплар җыю оештырылды. Осталар үткәргән шамаил язу, милли нәкышләр төшерү мастер-класслары яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймовның, Татарстанның көньяк-көнчыгышы казые Марат хәзрәт Мәрданшинның, район мөхтәсибе Азат хәзрәт Талыйбуллинның чыгышлары һәммәсен уйландырды. Төбәкне өйрәнү музее тәкъдим иткән борынгы китаплар күргәзмәсе тирән эчтәлеге белән үзенә тартты. Әнә шулай берничә буын вәкилләренең бу очрашуы ислам дөньясының мәгънәсен, борынгы йолаларыбызның әһәмиятен тагын да ныграк ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам дөньясын ачтылар