Азнакайда ислам дөньясын ачтылар
"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында яшьләр идарәсе белән берлектә районның "Иман" мөслимәләр үзәге "Йөрәкләр ачылганда" дип исемләнгән ислам мәдәниятенә багышланган кичә оештырдылар. Халкыбызның борынгы дәверләрдәге көнкүреше, кухнясы, медицинасы белән берлектә мөслимәләрнең заманча киемнәре дә күрсәтелде, дини китаплар җыю оештырылды. Осталар үткәргән шамаил язу, милли нәкышләр төшерү мастер-класслары яшьләрдә зур кызыксыну...