Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада беренче урында бара
(Азнакай, Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы) Чәчәкле болын-кырларны калын кар катламы каплады. Җәй буена тыз-быз килеп бал җыеп йөргән эшчән бал кортлары да тынып калды, умарталар кышкы сакланышка куелды.
Быел нечкәбилләребез ничек эшләгән? Азнакай умартачыларына нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Боларның барысы турында да сөйләвен сорап, умартачылык буенча Азнакай районы инспекторы Әдип...