Азнакай музеенда мәрхәмәтлелек атнасы узды
Азнакай туган якны өйрәнү музее да "Мәрхәмәтлелек атнасы"на кушылды. Һәр көнне диярлек мәктәп укучылары өчен кызыклы чаралар оештырылды. "Дуслык көн"ндә 5 нче урта мәктәпнең беренче сыйныфлары кечкенә чакларында әти-әниләре, әби-бабайлары уйнаган уенчыклар белән таныштылар, аннан соң "Крошка Енот" мультфильмын яратып карадылар. Кино елы уңаеннан үтәрелгән кичәгә бишенче сыйныфлар чакырылды. Алар...
Азнакай туган якны өйрәнү музее да "Мәрхәмәтлелек атнасы"на кушылды. Һәр көнне диярлек мәктәп укучылары өчен кызыклы чаралар оештырылды.
"Дуслык көн"ндә 5 нче урта мәктәпнең беренче сыйныфлары кечкенә чакларында әти-әниләре, әби-бабайлары уйнаган уенчыклар белән таныштылар, аннан соң "Крошка Енот" мультфильмын яратып карадылар.
Кино елы уңаеннан үтәрелгән кичәгә бишенче сыйныфлар чакырылды. Алар илебез кинофильмнарын төшерү тарихы, Александр Роу тарафыннан иҗат ителгән мавыктыргыч әкиятләр белән таныштылар.
Ел саен апрель аенда Халыкара Җир көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан районыбыз күрке булган Чатыр Тауга багышланган чара узды. Укучылар аны табигать бүләге буларак кына түгел, тарихи һәм архиологик, мәдәни кыйммәткә ия булган тау буларак та ачтылар. Очрашуга яшьләр идарәсе белгече, "Азфлай" клубы җитәкчесе Данис Мусин һәм музеебыз активисты Разия Сәлифова да килгән иде. Алар да Чатыр Тау белән бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар.
Чулпан Сәлимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев