Азнакай игенчеләре урып-җыю эшләренең 52 процентын башкарып чыктылар
«Марс» - районыбызда алдынгы мөстәкыйль хуҗалыкларның берсе булса, әлеге уңышларда бар гомерен механизатор хезмәтенә багышлаган Азат Галәветдиновның (рәсемдә) өлеше зур. Аны әле генә комбайнда күрсәң, бераздан машинасына менеп утырган булыр. Тәҗрибәле игенче әнә шулай теләсә кайсы техниканы иярли ала. Азат Галәветдинов «Нью-Холланд СSХ-7060» комбайнында 11608 центнер ашлык суктырып, алдынгылар рәтендә...
«Марс» - районыбызда алдынгы мөстәкыйль хуҗалыкларның берсе булса, әлеге уңышларда бар гомерен механизатор хезмәтенә багышлаган Азат Галәветдиновның (рәсемдә) өлеше зур. Аны әле генә комбайнда күрсәң, бераздан машинасына менеп утырган булыр.
Тәҗрибәле игенче әнә шулай теләсә кайсы техниканы иярли ала. Азат Галәветдинов «Нью-Холланд СSХ-7060» комбайнында 11608 центнер ашлык суктырып, алдынгылар рәтендә бара.
Игенчеләребез һәр аяз минутны нәтиҗәле файдаланып, планда каралганның 52 процентында урып-җыю эшләрен башкарып чыктылар. Барлыгы 32,3 мең гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынып, 80,8 мең тонна ашлык суктырылган.
Гектарыннан уртача 25 центнер уңыш чыга. Игенчеләребез бүген язгы культуралар басуында фидакарь хезмәт куя. 3,7 мең гектарда язгы бодай теземнәргә салынып, 9,7 мең тонна ашлык суктырылган. Иген уңышы - уртача 26,3 центнер. Арпа исә 30,1 тонна суктырылган. Алдынгыларга 162 сертификат тапшырылган.
Агропредприятиеләрнең берләре эшкә намус белән караса, икенчеләрендә сүлпәнлек сизелә. Түбәндәге күрсәткечләр дә шул хакта сөйли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 19 августка алынган мәгълүматлар түбәндәгечә:
Хуҗалык исеме |
Бөртеклеләр, барлыгы, гектарда |
Шул исәптән |
Урдырылган барлыгы, га |
% |
|
Уҗым культуралары, га |
Сабан ашлыгы, га |
||||
«Стәрле» ҖЧҖ |
850 |
250 |
600 |
810 |
95 |
«Закирова Л.А.» КФХ |
460 |
160 |
300 |
350 |
76 |
«Тукай»ҖЧҖ |
1270 |
500 |
770 |
924 |
73 |
«Туйкә»ҖЧҖ |
775 |
480 |
275 |
545 |
70 |
«Марс»ҖЧҖ |
2600 |
660 |
1940 |
1581 |
61 |
«Таллы-Бүләк» АХҖК |
2460 |
700 |
1760 |
1290 |
52 |
«Чалпы»ҖЧҖ |
1700 |
600 |
1100 |
890 |
52 |
«Корбанов И.В.» КФХ |
530 |
100 |
430 |
270 |
51 |
«Мөстәкыймов ис.» ҖЧҖ |
910 |
200 |
710 |
445 |
49 |
«Кәлимуллин И.А.» КФХ |
1380 |
256 |
1124 |
676 |
49 |
«Каримов Ф.Р.» КФХ |
1869 |
500 |
1369 |
830 |
44 |
«Союз-Агро» ҖЧҖ |
10530 |
3643 |
6887 |
4483 |
43 |
«Азнакай»АФ" ҖЧҖ |
20843 |
4474 |
16369 |
9021 |
43 |
Алдынгы комбайнчылар
Әсгать Бикмөхәммәтов, «Тукай» ҖЧҖ, «Нью-Холланд СSХ-7060»та - 12104;
Азат Галәветдинов, «Марс» ҖЧҖ, «Нью-Холланд СSХ-7060» та - 11608;
Әсгать Миннебаев, «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Нью-Холланд СХ-8080» дә -11409;
Динар Миннебаев, «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Нью-Холланд СХ-8080»дә - 11191;
Ленар Ситдыйков, «Союз Агро» ҖЧҖ , «Нью-Холланд СХ-8080»дә - 10032;
Александр Гончаров, «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Мега Класс»та - 9232;
Инсаф Мияссәров, «Тукай» ҖЧҖ, «АКРОС-530»да - 11220;
Илнур Рәшитов, «Таллы Бүләк» АХҖК, «Акрос 530»да - 9483;
Флюр Җиһангиров, «Таллы Бүләк АХҖК», «Акрос 530»да - 9369;
Илдар Хәйруллин, «Марс» ҖЧҖ, «АКРОС-580»дә - 8523;
Ислам Кәримов, «Кәримов Ф.Р» КФХ, «Акрос 530» да - 7880;
Рамил Абдуллин, «Кәримов Ф.Р» КФХ, «СК-5 Нива»да - 6970;
Илнур Ибраһимов, «Азнакай» АФ» ҖЧҖ, «Нива Эффект»та - 5138;
Руслан Исламов , «Азнакай» АФ», «СК-5 Нива»да 4721 центнер ашлык суктырганнар.
Алдынгы машина йөртүчеләр:
Рөстәм Мотыйгуллин, «Таллы Бүләк» АХҖК, «КамАЗ»да - 1552;
Азат Галәветдинов, «Марс» ҖЧҖ, «КамАЗ»да - 1218;
Раил Рәфыйков, «Тукай» ҖЧҖ, «КамАЗ» да - 1147;
Азат Шәйгәрданов, «Тукай» ҖЧҖ, «КамАЗ»да - 1107;
Илдар Хаҗиев,- «Марс» ҖЧҖ, «КамАЗ»да 1070 тонна ашлык ташыганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев