Азнакай игенчеләре урып-җыю эшләренең 52 процентын башкарып чыктылар
«Марс» - районыбызда алдынгы мөстәкыйль хуҗалыкларның берсе булса, әлеге уңышларда бар гомерен механизатор хезмәтенә багышлаган Азат Галәветдиновның (рәсемдә) өлеше зур. Аны әле генә комбайнда күрсәң, бераздан машинасына менеп утырган булыр.
Тәҗрибәле игенче әнә шулай теләсә кайсы техниканы иярли ала. Азат Галәветдинов «Нью-Холланд СSХ-7060» комбайнында 11608 центнер ашлык суктырып, алдынгылар рәтендә...