Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егетләре хәрби хезмәткә җыена

Район хәрби комиссариатында язгы чакырылыш комиссиясе үзенең эшен башлап җибәрде.

Беренче көнне комиссияне 20 ләп егет үтте. Район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов  рәислегендәге чакырылыш комиссиясе алдына хәрбиләрчә рапорт биреп, егетләр бер-бер артлы керә торды. Комиссия әгъзалары сораулары алдында да югалып калмыйлар, җаваплары төгәл, кыска. Барысы да урта һөнәри яки югары белемгә ия егетләр.

Комиссия үтәргә килгәнче, егетләребезнең гаилә хәлләре өйрәнелеп, алар медицина тикшерүе үткән, тиешле документлар тупланган. Районыбыз оешма-учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән торган комиссиягә алар үзләренең хәрби хезмәткә әзер булуын, кайберләре билгеле бер гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләвен дә белдерделәр. 

 Хәрби комиссар Рәдиф Камалеев бу чакырылышта 60 ка якын егетнең хәрби хезмәткә китәчәген җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев