Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәре социаль хезмәткәрләре өлкәннәрне сөендерделәр

Инвалидлар декадасы кысаларында Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә ялгыз һәм ялгыз яшәүче инвалидларга социаль хезмәткәрләр көче белән социаль хезмәт алучыларның өйләрендә мини концертлар оештырылды.

Наилә Йосыпова, музыкаль белемле социаль хезмәткәр буларак, социаль хезмәтләрдән файдаланучы Рәзинә Шәйхетдиновага, Илгизә Җиһаншинага, Нимишовлар гаиләсенә үзенең күңел түреннән чыккан җырларын бик теләп башкарды. Олы яшьтәгеләр Наиләне тыңлап, аңа рәхмәтле булып калдылар.

– Социаль хезмәткәрләр Зилә Газизова, Резеда Нуриева шулай ук өлкәннәрне һәм инвалидларны үзләренең җырлары һәм шигырьләре белән сөендерделәр, – ди бүлекчә җитәкчесе Гөлфия Мөкъсинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев