Актүбәлеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар.
Алар Губкин урамындагы скверда 50 төп чыршы һәм 10 төп миләш агачы утырттылар.
«Актүбәбез елдан-ел яшелләнә, матурлана. Без үзләренең гомерләре барәбәренә бүгенге тыныч тормышны яулаучылар, илебезне фашистлардан азат итүчеләр алдында мәңге бурычлыбыз. Якын арада эпидемиологик хәл яхшырыр һәм акция киңрәк масштаб алыр дип ышанабыз, – диде бистә башлыгы Роза Галиева.
Сугышта һәлак булган 27 миллион ватандашыбыз истәлегенә багышланган акция Россиядә 2020 елның 18 мартында старт алган иде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев